Илһам өстәрлек олимпиада

27 Февраль, 2014 - 09:26Рима ВӘЛИЕВАБу кызыклы

Илебездә икенче тапкыр олимпия уеннары үтте. 1980нче җәйге олимпиаданың ябылу тантанасында бу уен символы — коба аю шарларда күккә очып киткән иде. Аны озатканда күпләр күз яшьләренә ирек бирде. 2014 елда үткән кышкы олимпиада утын да аның символы — ак аю өреп сүндерде...

Бар дөньяны берләштергән ярышларны һәр төбәктәге халык кызыксынып карады. Иң күңеллесе — җанатарларның өмете акланды: Русия спортчылары рәсми булмаган команда ярышларында беренчелекне яулады. 13 алтын, 11 көмеш, 9 бронза медальләре безнең спортчыларда. Русиялеләргә уеннарның ачылу тантанасында башкарылган „безне берсе дә куып җитә алмый” дип җырланган җырга тап килде бу.
Бу уеннарның чын мәгънәсендә батырлары да булды. Биатлончыларның эстафетада йөгерүен, чыңгычыларның бар пьедесталны алуы, бобслейчыларның алдынгылыгы күркәм хатирә кебек сакланыр.
Өметләребезне фигуралы шуучылар аклады. Тәү тапкыр биредә команда беренчелеге үткәрелеп, анда безнекеләр җиңүе зур казаныш булып калды. Украинада туып-үскән, әле безнең өчен чыгыш ясаучы Татьяна Волосожар һәм Пермь егете Максим Траньков — спорт пары җиңүен белгечләр юраган иде. СССР һәм Русия тарихында тәү тапкыр хатын-кызлар арасында олимпия чемпионы исеменә лаек булу өчен 17 яшьлек Аделина Сотникова беренче урынга чыгуын һич берәү алдан әйтә алмагандыр. Командада өченче урыннарда килгән спорт һәм бию парлары да көмеш һәм бронза медальләрен яулавы ачыш булды.
Якташларыбыз Семен Елистратов белән Руслан Захаров шорт-трек буенча эстафетада команда белән алтын медаль яуладылар. Русия гражданлыгын алган Корея егете Виктор Ан бу уеннарның рекордсмены. Ул монда — 3 алтын, 1 бронзага лаек булган. Барлыгы алты тапкыр олимпия чемпионы булган Ан үзенең акылы, булдыклылыгы, иплелеге белән миллионлаганнар күңелендә урын алды. Сноубордчы Новосибирск кияве Вик Уайлд алтыны да кадерле. Америкада зур казанышларга ирешә алмаган егет Русиядә яшәп, әзерләнеп алдынгылыкны алды. Чыгышы белән Межгорье шәһәре кызы Ольга Вилухинаның көмеш медале дә зур казаныш. Коллектив уеннарда хоккейчылар, керлингчылар киләчәктә сынатмас дигән өметтә калыйк.
Кайчандыр безнең биатлончылар Кузьмина һәм Домрачева хәзер Словакия һәм Белоруссия командалары өчен алтын медальләр яулады... Спорт бәйрәме тәмам. Хәзер алар дөнья чемпионатларында үзләрен сынаячак. Янә 4 елдан соң Көньяк Кореяның Пхёнчхан шәһәрендә лаеклы чыгыш ясар дип көтик. Ә хәзер 7нче марттан 16нчы мартка кадәр Сочи шәһәрендә Паралимпия уеннары үтә. Уеннарга 47 илдән 1600 спортчы килүе көтелә. Анда Башкортстаннан 5 спортчы да үз көчләрен сынар. Әлбәттә, һәммәсенә уңышлар теләп калыйк.