„ДАРУ БЕЛӘН ГЕНӘ ТҮГЕЛ, СҮЗ БЕЛӘН ДӘ ДӘВАЛАРГА КИРӘК”

Республикабызның атказанган табибы Римма Ильясова авыру белән ихлас аралашуны иң зур шифа дип билгели

1952 елда Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлап Борай санэпидстанциясе баш врачы булып хезмәт юлын башлый ул. Һәм 42 ел дәвамында сайлаган һөнәренә тугры кала. „Мин бернинди батырлык та кылмадым, бары тик тырышып, эшемне яратып башкардым”, — ди Римма Гадел кызы. Һәр кешенең көн арты көн үз урынында тулысынча эшенә бирелеп халыкка фидакяр хезмәт итүе, бу очракта: кеше сәламәтлегенең сагында торуы — зур батырлык, минемчә. Халык рәхмәте, хөрмәте — моңа ачык дәлил.

„Мин Уфага барам. Әйдә син дә: бергәләп уку йортларын карап кайтырбыз, бәлки берәрсе ошар”, — дип үзе белән ияртә дә туп-туры медицина университетына алып килә кызын Гадел Ильясов. Римма өчен әтисе дөньяда иң зур авторитет була. Кыз аның үрнәгендә журналист булырга, Казан университетына укырга барырга хыяллана. Әмма хөрмәт иткән кешесенең сүзеннән чыгарга базнат итми. Бөек Ватан сугышында Харьков шәһәре янындагы чолганыштан чыкканда политрук Гадел Ильясовның аягы каты яралана. „Бервакыт әти март аеннан алып августка кадәр госпитальдә ятты. Табибларга олы рәхмәт хисе белән кайтты. Бу һөнәрне һәрчак мактап сөйләде”, — дип хәтерли Римма Гадел кызы. „Гадел Гарип улына мин „бабай” дип түгел, чиксез хөрмәт белән „әти” дип эндәштем. Тирән белемле, туры сүзле, гадел кеше буларак халык арасында ихтирамлы булды. Аңа киңәш сорап киләләр, әйткән сүзен тыңлыйлар иде”, — дип сүзгә кушыла Римма Гадел кызының тормыш иптәше Гафурҗан Фәтхинур улы. Коммунистлар партиясе „солдаты” Гадел Ильясов биографиясеннән берничә факт: Мәчетле (30 яше дә тулмаган ир-егет монда КПСС район комитетының беренче секретаре була), Борай районы Чалкак авылы, Бөре шәһәре, Учалы алтын приискалары (алтын юуу фабрикасының партия оешмасы секретаре), Краснокама, Борай районнары. Партия район комитеты пропаганда бүлеге мөдире, район советы башкарма комитеты рәисе, район гәзите мөхәррире вазифалары. „Партия кая кушса, шунда барып эшләде әти. Шунысы фәһемле: динне әйбәт белә, Коръәнне укый иде. Сугыш вакытында әни белән алышкан хатлары гарәп хәрефләре белән язылганы истә калган. Гаиләдә алты бала үстек. Әнидән гомеремә җитәрлек тәрбия өлгесе алдым: гаилә мөнәсәбәтләре, ир кешегә карата хөрмәт. Ул бик таләпчән булгангадыр, балаларыма йомшак мөгамәләдә булырмын, дип үземә сүз бирдем”, — дип искә ала Римма Гадел кызы. Гаилә ата кеше артыннан күченеп йөри: Римма Бөре шәһәрендә 1929 елның 12 ноябрендә дөньяга килә, Николо-Берёзовка бистәсендә урта мәктәпне тәмамлый.

Балачагында, гаиләдә алган әхлак һәм хезмәт тәрбиясе Римма Гадел кызына уңышлы эшләргә, үзен бәхетле тоеп, бу тойгының кадерен белеп яшәргә ярдәм итә. Авыр чакларны сабыр гына уздыра белә ул. Чалкак участок дәваханәсенә баш табиб булып тәгаенләнгәндә аңа нибары 24 яшь була. „Барып кердем: ягарга утын юк, суны көянтә белән коедан ташыйлар. Авылларга авырулар янына барырга да, хуҗалык эшләренә дә — бер ат. Рентген, лаборатория булу турында сүз дә юк инде. Колаклар, күзләр, куллар ярдәмендә генә диагноз куеп кешеләрне дәваладым. Тимгелле тиф, туберкулёз кебек йогышлы авырулар белән көрәшергә дә, невропатолог, офтальмолог, педиатр булырга да туры килде. Ә Нефтекамада эшләгәндә хәтта хирургия бүлеген җитәкләдем. Безнең дәвер кешеләре эштән, авырлыклардан курка белмәгәндер. Курыксак та, җаваплылыкны үз өстебезгә алырга көч тә, белем дә җиткән”, — дип сөйли тәҗрибәле табиб. Борай район дәваханәсендә эшләгәндә Римма Ильясова анда бердәнбер терапевт була. 1965 елда Фатхуллиннар гаиләсе Гафурҗан Фәтхинур улының туган районына кайта. Балтачлылар терапевт булып эшен дәвам иткән килен кешене җылы каршы алалар, тиздән Римма Гадел кызы тырыш хезмәте белән халыкның хөрмәтен яулый. „Бервакытта да карьерага омтылмадым. Кеше белән сүзгә килергә яратмадым. Шуңа да халык ягыннан ихтирам тоеп яшәдем”, — ди әңгәмәдәшем. Дәвалау сәләте, табиблык һөнәре, кешелеклелеге — бер осталык. 20 ел дәвамында район белән җитәкчелек иткән тормыш иптәшенә ныклы терәк, фикердәш була белүе, кызлары Гөлшат һәм Эммага акыллы тәрбия бирүе, өлгеле ана һәм хатын булуы исә сәнгатькә тиң аның.

Римма һәм Гафурҗан Фатхуллиннар һәрвакыт халык белән. Бүгенге көндә алар район сулышын тоеп, чордашлары белән бергә заман үзгәрешләрен күңелләре аша уздырып, һәр вакыйгага үз карашларын белдереп, җәмгыять тормышының уртасында кайнап яшиләр. Балтач — аларның язмышы. Халыкка һәм хезмәткә тугрылык — Фатхуллиннар гаиләсенең яшәү асылы, өч оныкларына, дүрт туруннарына мираслары.

Рәсемдә: БАССРның атказанган табибы Римма Ильясова.
Фото гаилә архивыннан.

Римма Ильясовадан яшь терапевтларга киңәшләр:
Авыруларга күбрәк игътибар бирү, алар белән аралашу мөһим. Табиб өчен өчәр-дүртәр көн бәйрәм, ял көннәре булмый: чирле кешенең хәлен даими белеп торырга кирәк.

Авырткан органны гына дәвалау дөрес түгел. Органнарның үзара бәйләнешен аңлап, чирнең тулы картинасын күзалларга кирәк. Шунда гына дәвалау курсы тиешле нәтиҗә бирә.

Терапевт, хирург кебек, чирне „кисеп ташлый” алмый. Ул күбрәк хроник авыруларны дәвалый. Мондый авыруларга дучар кешеләрне тулысынча терелтеп булмый, әмма аларга чире белән тынышып лаеклы тормыш алып барырга ярдәм итү мөһим. Вакытында бирелгән киңәш көчле дарулардан файдалы.

Табиб эше язу — карта тутыруда түгел, авыруларга изге мөнәсәбәттә чагыла.

Римма Ильясовадан озак һәм сәламәт яшәү серләре:
Дөрес яшәү образы. Алкоголь кулланмаска. Тәмәке тартмаска.
Билгеле тормыш ритмын тоту: вакытында йокларга яту, йокыдан тору, ашау.

Тавышланмаска. Тиргәшмәскә. Тискәре эмоцияләрне бәхәскә илтеп җиткермим, үстермим, игътибарымны башка кызыграк эшкә, шөгыльгә юнәлтеп, ачуны вакытында сүндерәм. Тиргәшү кешене ярсыта бит.
Күрүегезчә, озак яшәү серләре бик гади, аларны, ихтыяр көчең җитеп, тоту гына кирәк...