Гөлирә Әхияровага (рәсемдә) биш яшь. Җырларга, матур итеп биергә сәләтле кыз Тимкә авылындагы “Акбузат” балалар бакчасында тәрбияләнә.

Кечкенә Гөлирәне бию сәнгате нечкәлекләренә тәрбияче апалары Гөлназ Сәфәрова белән Әлфинә Шәнгәрәева өйрәтәләр.

Күптән түгел Гөлирә Әхиярова “Балтач йолдызчыклары” район конкурсында катнашты. Конкурска әзерләгән “Су буенда” биюен зур осталык һәм эмоциональ дулкында башкарганы өчен Гөлирә Гран-при иясе булды. Шул ук конкурс чикләрендә сәләтле кызның чыгышы “Хореография” номинациясендә дә өченче урын белән билгеләнде. Булдырасың, Гөлирә! Матур уңышларың бер-бер артлы кабатланып торсын.