17 Апрель, 2012 - 09:54-Бу кызыклы

«Коррупциягә каршы көрәш» конференциясендәге чыгышларның берсендә әйтелгәннәрдән: «Моннан соң тү¬рә¬ләр чалбардагы сул кесәләрен генә тү¬гел, уң яктагысын да әйләндереп күрсә¬тергә тиеш! Беләм, күпләрдә мондыйрак сорау да барлыкка килергә мөмкин: ә алар ришвәткә алган акчаны күлмәк кесәсенә тыккан булса? Алай да булуы ихтимал. Тик чалбар кесәләренең берьюлы икесен тикшерүнең дә коррупция¬гә каршы көрәштә ясалган зур адым булуын танымый мөмкин түгел».
***

– Сезнең банк, бары минем сүземә генә ышанып, кредит бирәме?
– Бирә.
– Әгәр мин алдасам?
– Сезгә Ходай каршында оят булачак.
– И-и, анысына бик ерак бит әле!
– Әгәр 5ендә кайтарып бирмәсәгез, 6сында Ходай каршына басачаксыз.
***
Министр хатыны йокларга яткач иренә:
– Менә егерме ел элек, кайчан да булса, министр хатыны белән йоклармын, дип күз алдыңа да китермәгәнсеңдер әле…
***
Сугыш бара… Бер як окопта безнекеләр. Икенче якта – немецлар. Араларыннан берсе бераз русча белә икән, кычкыра:
– Иван!
– Я (торып баса)! – Аталар моны.
– Александр!
– Я (баса)! – Моны да аталар…
Окопта бер татар гына кала:
– Мөдәррис дип әйтмәсә генә ярар иде, Ходаем!
***
Җәннәт капкасы төбендә 5000 сумлык акча тора, аны эчкә кертмиләр.
– Ник сез мине кертмисез? Минем яшь туганнарым – иллелекләр, йөз¬лек¬ләр, бишйөзлекләр, меңлекләр – бар да шунда бит.
– Ә син алар кебек мәчеткә бардыңмы соң?
***
Чулман елгасында агып киткән боз өстеннән коткаручылар 160 балыкчы белән бергә 16 әрҗә аракы һәм 16 балык та алып чыккан.
* * *
Дөрес булса, үлгән «гаишник»ларның җаны Җирдә кала икән. Алар тынычлык таба алмыйча, эш урыннарында, юлларда, постларда каңгырап очып йөриләр. Тик үлгән гаишникларның җаннары беркемне туктата да, штраф та сала, акча да сорый алмый. Алар өчен әнә шул тәмуг булып чыга да инде.
* * *
Ниһаять, безнең күршедә дә аз керемле кешеләр өчен яңа йорт төзеп бетерделәр. Анда күчкән халык өчен сөенгәнемне белсәгез: ниһаять, аларның да үз фатиры бар. Тик шул күршеләрнең «Инфинити», «БМВ» һәм «Мерседес»лары аркасында ишегалдында минем «Калина»га урын калмады.
* * *
Иң кыйммәтле кесә телефоннары – студентларда. Тик аларның ул телефоннарында беркайчан да акчасы булмый.
* * *
Урамда яшь ир янына матур гына бер хатын килә.
– Гафу итегез, сез минем бер баланың әтисе бугай?
Куркуга төшкән ир кеше:
Минме?
Тынычланыгыз, мин – укытучы.
* * *
Ата-анасы җиде яшьлек Айнурны беренче тапкыр мәктәпкә өстери. Айнур аяк терәп карыша:
Нәрсә өчен?! Унбер елгамы!