БИШ БАЛАНЫҢ БИШ КУАНЫЧЫ

Иске Балтач авылында гомер итүче Миләүшә һәм Фәнгать Сәргалиевлар үзләрен танып белгәннәргә булдыклы, эш сөйгән, балаларына үрнәкле ата-ана буларак таныш. Гаиләләрендә биш бала тәрбияләгән Сәргалиевларны һәркем уңай яктан гына билгели. Бәхетле ана республикабыз Президенты Указы нигезендә „Ана даны” медале белән бүләкләнде.

Миләүшә Рәфис кызы — һөнәре буенча фельдшер. Әлеге вакытта Иске Балтач 1нче урта мәктәбендә эшли. Янәшәсендәгеләргә авыр минутта ярдәмгә килергә әзер, кеше кайгысына битараф түгел.
Бер-бер артлы дөньяга килгән дүрт улларын һәм бер кызларын да игелекле кешеләр итеп үстерә Сәргалиевлар. Гаилә җылысында тәрбияләнгән балалар да өлкәннәргә хөрмәт белән карыйлар. Эш сөяләр. Йорт эшләрендә ата-аналарына, Илекәй һәм Иске Балтач авылларында яшәгән зур әти, зур әниләренә ярдәмләшүдән куаныч табалар.

Бу гаилә актив тормыш белән яши. Район күләмендә үткәрелгән чараларда теләп катнашалар. Спортны да үз итәләр. Өлкән уллары Илдар (әлеге көндә Чайковский шәһәрендәге медицина колледжында өченче курста белем ала) мәктәп елларыннан районның спорт мәктәбендә көрәш секциясендә шөгыльләнде.

Бүгенге көндә 87нче Балтач һөнәрчелек училищесында пешекче-кондитер һөнәрен үзләштергән Илмир уку йортының волейбол командасында уйный. Иске Балтач 1нче урта мәктәбенең тугызынчы сыйныфында белем алган Илмар да волейболны үз итә, спорт мәктәбенең волейбол командасында үз урынын алган спортчы. Абыйсы укыган белем учагының алтынчы сыйныфында укыган Илвир шахматта яхшы уйный. Спорт мәктәбе данын яклап бәйгеләрдә катнаша. Иске Балтач өченче башлангыч мәктәбенең өченче сыйныфында укып йөргән Илвинаның да яраткан шөгыльләре күп. Балалар иҗаты үзәге каршындагы бәйләү, рәсем төшерү, кәгазьдән төрле әйберләр эшләү (бумажная фантазия) берләшмәләрендә теләп шөгыльләнә. Дәресләре тәмамлангач ял итеп ала да, өйгә эшләрен төгәлләүгә җыенып түгәрәкләренә ашыга. Ә гаилә башлыгы Фәнгать Фаил улы һәвәскәр балыкчы да.

Ял көннәрендә дуслары белән культуралы ял оештырып ямьле Танып елгасы буенда балык кармаклый. Ә йортның котын, гаилә учагының җылысын саклаучы ана кеше өчен иң олы бәхет балаларын да, икенче яртысын да тәрбияле, караулы йөртүдә, дип саный. Йөгереп әзерләгән кайнар ашларына күңел җылысын да сала белгән, кыз һәм улларын назлы карашы белән иркәләгән ана гаиләсендә дә, көч салган коллективында да хөрмәтле хатын-кыз..

—Әлегә кадәр балаларыбыз йөзебезгә кызыллык китермәделәр. Алдагы көннәрдә дә һәркайсының сөенечле хәбәрләрен генә ишетеп яшәсәк иде, — ди тормыш сукмагыннан тигез атлаучы Сәргалиевлар.