Авыл хуҗалыгы

С 1 июля в Башкортостане и в Балтачевском районе началась Всероссийская сельскохозяйственная перепись

1 Июль, 2016 - 10:01

Объектов сельхозпереписи в республике — 1,2 миллиона. Это сельскохозяйственные организации, индивидуальные предприниматели, фермерские, личные подсобные хозяйства граждан, а также садоводческие, огороднические и дачные некоммерческие объединения. На сельхозпереписи будет задействовано 2500 человек переписного персонала. Узнать переписчика можно по униформе: синей кепке с надписью «ВСХП», синему жилету и портфелю с символикой Росстата. У переписчика обязательно должны быть удостоверение и паспорт.

СИКИЯЗДА БОЛЫННАР ПЕЧӘННЕҢ ХУШ ИСЕНӘ КҮМЕЛГӘН ЧАК

21 Июнь, 2016 - 15:13

Луч” җәмгыятендә яшел урак дәвам итә. Бу көннәрдә техник куәт печән хәзерләүгә юнәлтелгән. Яшел уракчыларда, ничек кенә булмасын, эшне кызу тотып, сыйфатлы печән хәзерләп калу максаты. Әле хуҗалык басуларында кындырак серкә очырырга әзерләнә. Вакытны кулдан ычкындырырга ярамаганлыгын игенчеләр яхшы аңлый.

Совет балтачевцам: окучивание картофеля может погубить урожай

20 Июнь, 2016 - 15:46

Прежде чем следовать традиционным правилам выращивания огородных культур, надо понять их смысл.

В сухой почве вы корней не найдёте
Сторонники окучивания считают, что после присыпки стеблей почвой там образуются дополнительные корни, на которых формируются клубни. Но они могут образоваться, только если эта почва и во время окучивания, и в дальнейшем, почти до уборки, будет постоянно влажной и рыхлой. Но часто поливать картофель могут не все, а некоторые и вовсе его не поливают.
А вот вред от окучивания может быть большой, особенно в засушливое лето.

КӨМЬЯЗЫДА ЯШЕЛ УРАК ТЕМПЫН КЫЗУ ТОТАЛАР

16 Июнь, 2016 - 15:50

Быел күпьеллык үлән басулары уңышы өчен ел бик үк уңайлы килмәде. Яз ахыры—җәй башында явым-төшем күләме нормадан беркадәр түбән булу сәбәпле, чапкычлар еккан үлән тезмәләре калын түгел. Кыраулар да үзенекен итте. Бигрәк тә, алардан җылы яратучан культура—кәҗә үләне чәчүлекләре зыян күрде. Шулай да, үскән уңышны җыйган саен хәзерләнгән терлек азыгы күләме арта бара. Куйбышев исемендәге кооператив игенчеләре берничә көн эчендә 130 гектар мәйданнарның яшел масса уңышын җыеп алып, 119 тонна сенаж, 60 тонна печән хәзерләде.

Район хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләр чак

15 Июнь, 2016 - 15:13

„Балтач” муниципаль унитар авыл хуҗалыгы предприятиесе 2500 тонна сенаж тупларга планлаштыра. Сенаж һәм печән хәзерләү өчен 350 гектарда күпьеллык үләннернең беренче уңышы өлгерде. Яшел уракчылар тырышлыгы белән 30 гектар мәйданнан яшел масса уңышы җыеп алынып, ике көн эчендә 300 тонна сусыл азык тупланды.

Дамир ХӘЙРТДИНОВ.

СӘЙТӘК ДУҢГЫЗЧЫЛЫК КОМПЛЕКСЫ ИМПОРТНЫ УРЫНДА ҖИТЕШТЕРЕЛГӘН ПРДУКЦИЯГӘ АЛЫШТЫРУ ФРОНТЫНДА НӘТИҖӘЛЕ ЭШЛИ

1 Июнь, 2016 - 11:03

Сәйтәктәге дуңгызчылык комплексын соңгы ун елда Рәфкат Тимергалиев җитәкли. Хезмәтендә ирешкән уңышлары өчен ул Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләүгә тәкъдим ителде.

Сәйтәк авылындагы дуңгызчылык комплексы „Мичуринский” җәмгыятенең бер бүлекчәсе сыйфатында эшли башлаганга ел ярым вакыт үтте. Шушы вакыт эчендә биредә дуңгызлар санын 16254 башка җиткерделәр. Комплекста дуңгызлар 180 көн эчендә ит комбинатына җибәрерлек кондициягә җиткереп үстерелә. Ил буенча азык-төлек импортын үзебезнең илдә җитештерелгән продукциягә алыштыру максаты куелганда, моңа ирешүдә бу объектның да керткән өлешен билгеләргә мөмкин.

БАЛТАЧ АГРАРИЙЛАРЫ ЯШЕЛ УРАККА ӘЗЕРЛӘНӘ

30 Май, 2016 - 10:38

Язгы басу эшләре тәмамлануга район хуҗалыкларында яшел уракка төшәр чак та җитте. Әле чәчүлекләрдә химик утау үткәрәсе дә бар.

Республика төбәкләрендә яшел урак эшләрен оештыру мәсьәләләре тикшерелгән киңәшмәләр үтә. Безнең районда мондый киңәшмә бүген 15:00 сәгатьтә „Дильмиев индивидуаль предприятиесе” базасында үтәчәк.

Балтач аграрийлары сыйфатлы терлек азыгы хәзерләү ягында

Терлекчелек тармагында нәтиҗәләрнең 60 проценты азык исәбенә ирешелүе аграрийларга яхшы таныш. Моның өчен югары сыйфатлы терлек азыгы хәзерләүгә ирешергә кирәк.

1,5 елга җитәрлек запас булдырып, кышкы чорда терлек азыгы җитештерүдә тотрыклылык тәэмин итү өчен район буенча 17180 тонна печән, 21475 тонна сенаж 34360 тонна силос, 17180 тонна салам хәзерләү бурычы куела.

ИСӘБЕНӘ КҮРӘ ХИСАБЫ

28 Май, 2016 - 09:38.Авыл хуҗалыгы

Башкортстанда Бөтенрусия авыл хуҗалыгы исәбен алуга әзерлек дәвам итә. Мөһим чара 1 июльдә башланачак.

„Башкортостанстат” мәгълүматларына ярашлы, апрель-май айларында республикага 20 тоннага якын документ җибәрелгән. Монда исәп кәгазьләре һәм аларның кушымталары, ягъни ун бланк формасы турында сүз бара. Барлыгы 4,5 миллион данәдән артык документ килеп чыга. Бланклар бер-берсеннән төсе, бизәлеше белән аерыла. 2006 елгы исәп алу белән чагыштырганда, кәгазьләр тиражы бераз кимегән. Беренче чиратта бу мәгълүмат җыюда өр-яңа технологияләрне куллануга бәйле.

„Луч” җәмгыятендә чәчүлекләрне тәрбияләү эшләренә тотындылар

27 Май, 2016 - 15:13

Луч” җәмгыяте игенчеләре районда беренчеләрдән булып язгы кыр эшләрен башлап җибәргән иде. Җиргә беренче орлыклар төшкәнгә айдан артык вакыт үткән. Авыл хуҗалыгы культуралары иртәрәк урнаштырылган басуларда чәчүлекләрне тәрбияләү вакыты да җитте.

Яшел хәтфәгә күмелгән басуларда чүп үләннәре баш калкыту белән лучлылар чәчүлекләрне тәрбияләү эшенә тотынды. Сиптергечләрне хезмәтләндерүче механизатор Илдар Фаманов һәм Салават Вәлинуров өч көн эчендә дүрт йөз гектарга якын мәйданда химик утау үткәрде.

RSS-материал