Авыл хуҗалыгы

АВЫЛ ЯШЬЛӘРЕ СЫНАТМЫЙ

Куйбышев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе районда алдынгы хуҗалыкларның берсе. Хуҗалыкның төрле өлкәсендә бихисап яшьләр көч сала бүген. Яшьләрдә авыл тормышына мәхәббәт тәрбияләү, аларны эшкә дәртләндерү максатында хуҗалык җитәкчелеге районның яшьләр комитеты белән берлектә эшли. Әлбәттә, бу эшчәнлекнең нәтиҗәсе дә юк түгел. “Яшьләр бирегә күпләп тартыла, димәк авылның киләчәге өметле, ышанычлы,” — ди хуҗалык рәисе Камил Габитов. Кыскасы, биредә эшче кулларга зарланмыйлар. Мәсәлән, биредә намуслы эшләүче савучыларның берсе Гөлназ Әхкамова узган ел агымында һәр сыердан 4768 килограмм сөт алган. Яшь, энергияләре ташып торган ир-атлар арасында водитель Алмаз Сабиров, тракторчылар Илшат Әхтәриев, Илвир Хәсәновларның да хуҗалык мәнфәгатенә керткән өлешләре зур.

СЫНАСЫН. ТИК ҮЗЕ СЫНАЛМАСЫН!

Бәйсез дәүләтләр берлеге республикаларында икмәк, кузаклы һәм ярма культураларының җиде йөздән артык, майлы, техник культураларның ике йөз, бәрәңгенең йөз егермедән артык, терлек азыгы культураларының сигез йөз илле, яшелчәләрнең биш йөз илледән артык гибриды һәм сорты районлаштырылган. Елның-елында төрле авыл хуҗалыгы культураларының районлаштырылган йөздән артык яңа сорты дәүләт реестрларына кертелә.

“ДАН СЕЗГӘ, ЭССЕНЕ, ЯҢГЫРНЫ ҖИҢҮЧЕЛӘР!”

Быел илебез Бөтендөнья сәүдә оешмасына әгъза булып керде. Моңа барыннан да бигрәк аграр сәнәгать комплексы эшчәннәре беркадәр шөбһәләнеп карый. Чынлап та, әле товар җитештерүче арасында ил, республика күләмендә конкурентлык хөкем сөрсә, тора-бара җитештергәнеңне дөнья күләмендә үк якларга туры киләчәк. Димәк, авыл эшчәннәренә алдынгы технологияләрне тагын да тулырак үзләштерергә туры киләчәге көн кебек ачык.

ҖАНЛЫЛЫК СҮРЕЛЕП ТОРГАНЫ ЮК

Көз ае булып исәпләнсә дә, октябрь аеннан терлекче календаренда кышлату чоры башлана. Шулай да, продукция җитештерүне җәйге шартларда дәвам иттерү мөмкинлеге булганда терлекче савым сыерлары көтүен торакларга кайтарырга ашыкмый. Ә моңардан ул ота гына.

ТАБИГАТЬ ШАРТЛАРЫ ЭШ АЛЫМЫН САЙЛАРГА ӨЙРӘТӘ

Көзен көлгә чәч диләр дә ул, ләкин кайчандыр көчендә булган әйтем соңгы елларда үзгәреш кичергән безнең төбәк климаты шартларына бик үк туры килми. Мондый шартларда җир эшкәртү, чәчү эшләрен классик алымнар буенча башкарсаң уңышсыз калуың ихтимал. Килеп туган хәлдән чыгу өчен игенчегә сабанны түгел аңын эшкә җигәргә туры килә. Менә быелгы табигать аномалиясе дә календарьда уҗым культураларын чәчү вакыты якынлашкан мәлне игенчене уйга калдырган иде. Әйе, булды шундый бер мәл. Вакыт кыса, җирдә дым юк. Ә җир куенына салынган арыш орлыгына шытып чыгу өчен генә дә туфракның сөрелә торган катламында егерме, ун сантиметр тирәнлегендә—кимендә җиде миллиметр дым кирәк.

НИК БУ КАДӘР БЕЗНЕ СЫНЫЙСЫҢ, ТАБИГАТЬ?

Табигать-Ана быел игенчеләрне аеруча сынарга булды сыман. Яз булып та тормады дип әйтерлек. Чөнки аның үткәне сизелми дә калды. Башка еллардагы белән чагыштырганда кардан күпкә иртәрәк ачылган басуларда эшен башлап җибәргән игенче бик сөенгән иде. Ләкин апрель аенда ук җәйге һава шартлары урнашып куймасынмы? Утыз градус эссе... Уракка кадәр дәвам иткән корылык... Уңышка йөз тотан игенченең бар өметен өзде болар. Ул гынамы соң корылык шартларында тотрыклы уңыш бирергә сәләтле, безнең төбәктә төп страховка культурасы арыш та сөендермәде. Явым-төшемгә саран килгән кыш айларында аңа да экстремаль шартларда кышларга туры килде шул.

БАСУЛАРДА ЭШНЕҢ КЫЗГАН МӘЛЕ

Урак дигәч, әле ул басуларда ашлык суктыру гына түгел. Чынбарлыкта исә ул — иң авыр, иң мәшәкатьле авыл хуҗалыгы кампаниясе. Игенне урып-суктыру, ашлыкны келәтләргә салу, арыш чәчү, туңга сөрү, алдагы ел өчен орлык хәзерләү. Шушы күләмле эшләрне комплекслы һәм оешкан төстә алып бара җаваплылыгы чикләнгән «Восток» җәмгыяте эшчәннәре.

ВОСТОКЛЫЛАР АРЫШ УРАГЫНА ТӨШТЕЛӘР

17 Июль, 2012 - 14:23-Авыл хуҗалыгы

Июльнең 13ендә уракка төшелгәне бар микән? „Мондый хәл соңгы кабат 1967 елда булган иде, июльнең 12-сендә башлап, урып-җыюны 1 сентябрьгә төгәлләгән идек. Эссе җилле, коры ел иде ул”, — дип хәтерли өлкәннәр. Быелгы иртә яз, иртә җәй шартларында барлык эшләр дә бер айга алдарак башлана. Берсен бетереп өлгереп булмый, үкчәгә икенчесе баса. Ашыгып пешкән җиләкләр, сабагында кипкән үләннәр артыннан арыш та өлгерде. 13 июль көнне районның “Восток” хуҗалыгы эшчәннәре урып-җыю кампаниясен башладылар.

ВАКЫТ КАДЕРЕН БЕЛЕП

Яңгыр быел сагындырып кына ява. Җиргә, үсемлекләргә дым җитми. Басуларда үләннәр көя. Узган ел күкрәп үскән үләннәрне чабып, җыеп бетерәлмәслек мул печәнне быел искә алырга гына кала. Шулай да районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре эшчәннәре акрынлап мал азыгы әзерли башлады. Җаваплылыгы чикләнгән “Уразай” җәмгыятендә дә печәнгә төшкәннәр: “Үзәк” МТСы механизаторлары Рәфис Галиханов һәм Назыйф Хәмәтовлар “MacDon” комбайны белән күпьеллык үләннәрне чабалар. “Бүген өченче көн эшлибез. 160 гектар мәйданда үләннәрне тезмәләргә салдык”, — ди механизатор Рәфис Галиханов.

ЯЗГЫ БАСУДА ДЫМ КАДЕРЛЕ

“Правда” җәмгыятендә язгы басу эшләре туфракта мөмкин кадәр күбрәк дым саклауга юнәлтелгән. Җир өлгерү белән, хуҗалыкта булган барлык таркторлар көздән сөрелгән кырларда дым каплатуга “җигелде”. Чәчү эшләренә беренче чиратта сөрелеп кышлаган басуларга төштеләр. Ул арада көздән серелми калган басуларда да җир өлгерде. Механизаторлар тракторларына кәсне каплатмый җир эшкәртү агрегатларын тагып шул басуларга ашыкты. Беркадәр мәйданнарны дискалы тырмалар ярдәмендә йомшарттылар.

RSS-материал