Авыл хуҗалыгы

ЭШЧЕ КУЛЛАР СЫНАТМАС

—Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен елның һәр сезоны җаваплы.Терлекчеләр алдына мал башын саклап калу һәм арттыру бурычы куелса, хәстәрлекле механизаторлар чәчү, урып -җыю, мал азыгы хәзерләү һәм техника торышы өчен җаваплы, -ди Куйбышев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе рәисе, Башкортстан Республикасының атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Камил Габитов.

ИГЕНЧЕНЕҢ ХЕЗМӘТ КЫЙБЛАСЫ

Күп еллар районда урак батырлары исемлегендә урын алганнар тик мактау сүзләренә лаек. Марат Дәүләтнур улы Заиров шул тырышлар исәбендә. Комбайнчы алган максатларына һәрчак тугры. Техника, җан иясе диярсең, тик белекле кеше кулларында гына бар куәтенә эшли ала.

ҺӨНӘРМАНЛЫК ҺӘМ ТЫРЫШЛЫК — УҢЫШ НИГЕЗЕ

Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртүче сәнәгать хезмәткәрләре уңаеннан республиканың югары дәүләт бүләкләре бирелгән алдынгылар арасында райондашыбыз, „Луч” җәмгыяте механизаторы Илдар Фаманов та бар. Ул Башкортстан Республикасының Почёт грамотасы белән бүләкләнде.

ФЕРМАДА РОБОТ- САВУЧЫ БУЛАЧАК

Сөт җитештерү тармагы авыл хуҗалыгы кичергән үзгәрешләрдән соң бүген янә җанлану кичерә, чөнки ул республика күләмендә яклау таба. Әлеге тармакны тергезү йөзеннән райондашыбыз Илшат Мәхмүтов та „Сөтчелек гаилә фермасы” программасы кысаларында 10 миллион сум күләмендә грант алды. Алдына зур максатлар куйган, үзен күптән булдыклы эшкуар итеп таныткан Илшат Фәдис улы ышаныч белән алга атлый.

ХАЛЫКНЫ ИКМӘКЛЕ ИТҮЧЕ ҖИР УЛЫ

Фәүдәт Фаат улы Сафиевның хезмәт биографиясе чордашларыныкыннан бер ягы белән дә аерылмый сыман. Урта мәктәптән соң Кушнарен авыл хуҗалыгы техникумының агрономия бүлегендә белем алу, армия хезмәте, туган колхозында хезмәт юлын башлау һәм шунда дәвам иттерү. Быелгы ел җир улы өчен аеруча истәлекле булды — күптән түгел Республика Президенты Рөстәм Хәмитов Указы нигезендә Фаат Сафиев „Башкортстан Республикасында фидакарь хезмәт өчен” дигән аермалы билге белән бүләкләнде.

КУРАЧ—АП-АК КАЗЛАР, КОШЧЫ КЫЗЛАР АВЫЛЫ

24 Октябрь, 2013 - 14:42.Авыл хуҗалыгы

“Мотор” авыл хуҗалыгы предприятиесе” җәмгыяте район бюджетын тулыландыруга күпләп өлеш керткән авыл хуҗалыгы предприятиеләре арасында былтыр дүртенче урында иде. Урындагы бюджетны ныгытуга җәмгыятьнең кошчылык тармагы эшчәннәре дә лаеклы өлеш кертә. Былтыр шушы тармак эшчәнлегеннән җиде миллион сумлык табыш алдылар.

КАЗЛАР ТЕЛЕНДӘ АҢЛАШАЛАР СЫМАН

Кошчылык тармагы беренче карашка әлләни катлаулы түгел сыман тоела. Чебештән —тавык, бәбкәдән каз үстерүнең бер кыенлыгы юк кебек. Ләкин асылына төшенә башласаң, кошлар телен аңлаганнар гына кошчы булып эшли аладыр ул.

КЫРЛАРДА ТУРГАЙ ҖЫРЫН САГЫНГАН ЧАК

Республика басуларында алдагы ел уңышы өчен 600 мең гектарга якын мәйданда уҗым культуралары урнаштыру планлаштырылган иде. Куйбышев исемендәге кооперативта урын алачак арыш чәчүлекләре республика буенча барлык мәйданнарның 0,15 процентын тәшкил итә. Кооператив басуларында алдарак чәчелгән басулар инде күптән яшеллеккә күмелде.

ҖӘМГЫЯТЬ КИЛӘЧӘГЕ ЯШЬЛӘР КУЛЫНДА

Чикләнгән җаваплылыктагы „Россия” җәмгыятендә башка хуҗалыклар белән чагыштырганда урта яшьтәге эшчеләр саны күбрәк. Элегрәк яшьләр аеруча күпләп авылда төпләнгәннәр. Шунлыктан җәмгыятьтә эшче кулларга кытлык әлегә юк.

„ЭШНЕ ЯҢГЫРЛАР БҮЛДЕ”

Авыл эшчәннәре өчен әле иң кызу мәл. Мал азыгы хәзерләү кампаниясе тәмамлануга урып-җыю эшләре башланды. Күпләребез урак сүзен ишетүгә, басуда ашлык суктыруны гына күз алдына китерә.

RSS-материал