Авыл хуҗалыгы

ТЕРЛЕКЧЕ ЗАМАНЧА ШАРТЛАРДА ЭШЛӘРГӘ ЛАЕК

„Рассвет” җәмгыятенең Иштирәк сөтчелек фермасы районның совет чорындагы авыл хуҗалыгы өлкәсендә соңгылардан сафка кертелгән терлекчелек объектларының берсе. Төзелеш эшләре тәмамлангач, авылдан километр чамасы ераклыкта , „Купол” дип аталган төбәктә урнашкан иске фермадан терлекчеләр 1991 елда әлеге фермага күченделәр. Гамәлдәге ферма ул чакта заманча шартларга җиткереп төзелгән, ягъни сөтүткәргеч белән җиһазландырылган объект иде.

МУЛ ПРОДУКЦИЯ АЛУ МАКСАТЫ БЕЛӘН

Куйбышев исемендәге авыл хуҗалыгы кооперативының Көмьязы сөтчелек фермасында җәй айларында урындагы төзүчеләр күләмле үзгәртеп кору эшләре җәелдерделәр.
Эш күләме зур. Кайчандыр җигүле ат кына кереп-чыгып йөри алырлык итеп төзелгән абзарны, эченнән техника үтә алырлык итеп, тулысынча үзгәртеп корасы. Фермада сыерлардан үрчем алу өчен билгеләнгән абзар ул.

УЛ ТАШЫГАН ИГЕННӘРДӘН БИЕК “ТАУ”ЛАР ӨЕЛГӘН

21 Октябрь, 2014 - 13:26.Авыл хуҗалыгы

«Дилмиев» индивидуаль предприятиесе урып-җыю эшләрен районда беренчеләр исәбендә төгәлләде. Водитель Әнис Ханов (рәсемдә) тырышлыгы белән дә ирешелгән уңыш бу. Чөнки урып-җыю чорында ул үзенең өлгерлеге белән комбаннарның тоткарлыксыз эшләвен тәэмин итте.

МАЛЛАР НИК БАСУ ТАПТЫЙ?

Элек мал-туар басуга чыгуы иң зур хурлык булып исәпләнә иде. Мал-туарың басуга чыкса икенче көнне үк исемеңне “Кычыткан”, “Крокодил”, “Яшен” кебек махсус биткә язып халык күпләп йөри торган урыннарга илтеп элеп куйдылар, йә булмаса урындагы радиодан сөрән салдылар.

КУКУРУЗНЫ МАКТАП, КӨНБАГЫШНЫ ХУРЛАРЛЫК ТҮГЕЛ

Кукуруз — терлек азыгы сыйфатында, сүз дә юк, көнбагыштан өстенрәк. Ләкин безнең тарафларда кукурузны мактап, көнбагышны хурларлык түгел. Быел, мәсәлән, җәй явым-төшемгә бай килсә дә, кукурузга буй җиткерү өчен җылы җитмәде.

ЭШНЕ ТӘМАМЛАП ХЕЗМӘТТӘШЛӘРГӘ ЯРДӘМГӘ

“Дилмиев индивидуаль предприятиесе”ндә икмәк культуралары уңышын җыеп алуны төгәлләделәр. Игенчеләрнең беркадәр мәйданнан судан үләне һәм күпьеллык үләннәр орлыкларын суктырып аласылары гына калды.

ДӨНЬЯ ЧИКЛӘҮЛӘР БЕЛӘН ЯНАГАН МӘЛНЕ

Җирдә углеводород чималы мәңгелек түгел. Яткылыкларда нефть кайчан да булса, барыбер, бетәчәк. Хәер, аңа инде алмаш бар дип горур рәвештә әйтергә мөмкин. Нефть эшкәртү предприятиеләренең техник максатлардагы үсемлек маеннан ягулык-майлау материаллары җитештерү мәсьәләсенә карата кызыксынучанлыгы артканлыгы сизелә.

КӨЗ ҮЗЕН АНЫҢ САЕН НЫГРАК СИЗДЕРӘ

“Балтач” муниципаль-унитар авыл хуҗалыгы предприятиесе кырларында авыл хуҗалыгы культураларының өлгерүе беркадәр сузыла. Сер түгел, предприятие басуларында сабанашлык культураларын соңлабрак урнаштырганнар иде. Май аеның явым-тешемгә саран килүе, җәй уртасында җиләс һава шартлары торуы башакларның тулышуына һәм бүген өлгерүенә кире йогынты ясамый калмагандыр, мөгаен. Бер басуда бодайны тезмәләргә ексалар, әле башаклардагы бөртекләр яңа гына балавызланып өлгерү стадиясенә кергән кырларны да күрергә мөмкин.

ТАБИГАТЬ УҢАЙ ШАРТЛАРЫН ЮМАРТ БҮЛӘК ИТТЕ

“Правда” җәмгыятенә якынлашканда гаҗәеп күренешләргә тап буласың. Кырларда шулкадәр муллык. Ул игенченең кулы җиткәнен көткән башаклар. Күпьеллык үлән басуларында тәгәрәшеп яткан печән төргәкләренең исәбе-саны юк. Үлән басуларында яшел масса уңышы инде өченче кабат егарлык булып үсеп килә.

ЭШЛӘР КОМПЛЕКСЛЫ ОЕШТЫРЫЛГАН

Чикләнгән җаваплылыктагы „Россия” җәмгыятендә быел уракка 3нче августта төшкәннәр. Әле дә биредә эшнең кызу мәле. Бүген басуларда берьюлы берничә төр техника гөрелтесен ишетергә мөмкин. Комбайнчылар, тракторчылар, водительләр эшне комплекслы алып бара, игенне югалтусыз җыеп алуга һәр кеше үз өлешен кертә.

RSS-материал