Авыл хуҗалыгы

ТЫРЫШЛЫКНЫҢ НӘТИҖӘСЕН КҮРЕРГӘ ЯЗСЫН!

Һәр яз үз мәшәкатьләре белән килә. Быелгысы игенчене нык сыный. Югыйсә эшне кызу тоткан хуҗалыкларда элегрәк бу вакытта инде иртә культураларны чәчүне төгәллиләр иде.

БУ КЫРЛАРДА КҮПМЕ СОРТЛАР СЫНАЛГАН

Балтач дәүләт сорт сынау участогы басуларында туфрак иртә өлгерә. Җирләр тигез. Кояш та биредәге кырларга җылысын юмартрак өләшә сыман. Предприятие игенчеләре быел да язгы кыр эшләрен районда беренчеләр исәбендә башлап җибәрде.

ИНКУБАТОР—КОШЧЫЛЫК ТАРМАГЫ ДӘВАМЫ

Авыл җирендә кошчылык отышлы тармак. Кошлар ит юнәлешендәге башка малларга караганда тиз үсә. Кондициягә җиткән бер каз кошчыга уртача 1,5 мең сум акча китерә ала. Үз ихатасында кошчылык, бигрәк тә каз үстерү белән шөгыльләнергә теләүчеләргә „Мотор” җәмгыяте елның-елында ярдәм итә. Җәмгыятьнең инкубатор станциясендә чыгарылган каз бәбкәләрен күрше районнардан да килеп сатып алалар. 29нчы апрель көнендә инкубатор станциясе эшчәнлеге белән район Хакимияте башлыгы Марсель Сәүбән улы Закиров танышты.

СЫЗЫЛДЫ ТӘҮГЕ БУРАЗНАЛАР

„Россия” җәмгыяте игенчеләре язгы кыр эшләре чорында 1850 гектарда авыл хуҗалыгы культуралары урнаштырачак. Бөртекле культураларга чәчү структурасында 1200 гектар мәйдан билгеләнсә, 300 гектарда кукуруз, 350 гектарда берьеллык үләннәр урын алачак. Җәмгыять басуларында чәчү эшләренә биш агрегат җәлеп итү күз уңында тотыла.

БАСУЛАРДА ТУФРАК ӨЛГЕРГӘНЕН КӨТКӘН ЧАК

Яз башындагы җылы көннәргә сөенгән идек. Ә апрель ае бер дә уңайлы һава шартлары белән куандырмады. Моңа игенчеләр аеруча борчыла. Соңгы ун— егерме елда бу мәлне районның аерым хуҗалыкларында басу эшләренә кул салынган була иде. Быел басуларда туфрак өлгерерлек һава шартлары урнаша алмый әле. Агротехник срокларга сыю максаты белән кырларда хезмәт салган игенчене май ае тиргә нык төшерер, мөгаен.

ҖАВАПЛЫ КАМПАНИЯ АЛДЫННАН

Элек-электән ата-бабаларыбыз җир эшкәртеп, иген үстереп көн күргән. Гади крестьянны сабан, тырмасыз күз алдына китерүе читен. Бүген исә җир сөреп, тырматып, берничә тапкыр эшкәртеп ашлык үстерү рентабельле түгел дигән уйда белгечләр. Бу фикер буш сүз түгел. Еллар дәвамында исбатланган чынбарлык.

АВЫЛ КЕШЕСЕ АТЛАРНЫ ЯКЫН КҮРӘ

„Богдан” җәмгыяте фермаларында эшләрнең оештырылуында фәннең зур казанышларына нигезләнгән алымнар күрмисең. Ләкин үз алымнары бар. Биредәге фермалар да XXI гасырның заманча терлекчелек объектлары түгел. Ә нәтиҗә юк дип әйтеп булмый. Тармак киңлегенә караганда күрсәткечләр ярыйсы.

АВЫЛДА ТЕРЛЕКЧЕЛЕКТӘН ТЫШ ЧЫГАНАК ЮК

Соңгы елларда хезмәт базарында вакансияләр күбрәк булган саен кеше ныграк сайлана. Ир-атлар, бигрәк тә. Бүген ир-егетләр арасында ферма мөдире дилбегәсен кулына алырга риза булучыларны очрата алмассың, мөгаен. Соңгы бер ел эчендә „Балтач” муниципаль унитар авыл хуҗалыгы предприятиесенең Штәнде сөтчелек фермасын Мәрьям Әхмәтова җитәкли.

ҖИРДӘ ЭШЛӘР ӨЧЕН ТУГАН ИГЕНЧЕЛӘР БУЛГАНДА

Кояш турырак карый башлау белән, түбәдән тамган беренче тамчыларны күргәч, быел яз иртә килә дип фаразлыйбыз. Ә язның үз кәефе. Кеше ничек кенә фаразлавына карамастан, соңгы сүзне табигать әйтә. Ул иртә килсә дә, соңлабрак урнашса да игенче язгы басуда җир эшкәртү, чәчү эшләреннән читтә калмый. Җаваплы кампаниягә алдан әзер булу хәерле. „Рассвет” җәмгыятендә авыл хуҗалыгы техникасын сафка бастыру фронтында төп эшләр инде башкарылган.

ИДЕАЛЬ ИГЕНЧЕЛЕККӘ ТАБАН АТЛАГАНДА

Ноу-тилл технологиясен идеаль игенчелеккә иң ышанычлы адым итеп тиңлиләр. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә язгы кыр эшләренә әзерлек фронтында мәшәкатьләр үсемлекчелек тармагындагы технологияләр белән бәйле. Классик технология буенча эшләгән хуҗалыкларда җир эшкәртү, чәчү техникасы ремонты өлкәсендә эшләр күбрәк.

RSS-материал