Авыл хуҗалыгы

ЮГАЛТУЛАРСЫЗ БАШКАРУ—ТӨП МАКСАТ

Район хуҗалыкларында урып-җыю кампаниясе дәвам итә. Чикләнгән җаваплылыктагы „Луч” җәмгыятендә дә игенчеләр эшне кызу тота. Моңа һава шартларының тотрыклы торуы да берникадәр ярдәм итте, ди игенчеләр.

„АСЫЛТАШ БАСУЫ”НЫҢ АСЫЛ ИГЕНЕ

„Дильмиев индивидуаль предприятиесе”ндә уҗым культуралары урагын төгәлләделәр. „Палессе”, „Дон” ашлык суктыру агрегатларын хезмәтләндергән комбайнчы Рәфил Гәрәев, Азат Гафуров, Рәвис Шакиров тырышлыгы белән берничә көн эчендә тритикале, арыш уҗым бодае уңышы тулысынча җыеп алынды. Предприятиенең Иске Уразай звеносы ындыр табагында быелгы уңыштан 2200 центнерга якын ашлык тупланды.

СУККУЛ КОМБАЙННАРЫ ӨР-ЯҢАДАН КИМ ТҮГЕЛ

Һава шартлары басу эшләрен ныклап җәелдерергә форсат бирми. Сишәмбе көнне яуган койма яңгыр игенчеләрнең эшен тагын да кичектерде. „Россия” җәмгыятендә бу көнне моңа кадәр яуган яңгыр тудырган тәнәфестән соң, көннең икенче яртысында, урып-җыю фронтында эшне җанландырырга исәп тотканнар иде.

ИКМӘК ЯЗМЫШЫ АЛАР КУЛЫНДА

Җәйнең икенче яртысындагы җиләс көннәр игеннәрнең өлгерүен беркадәр тоткарлады. Республика, район кырларында урып-җыю эшләренә үткән еллар белән чагыштырганда соңлабрак төштеләр.

„САРЫ САЛАМ ЭСКЕРТЛӘРЕ БУЛЫП ҖӘЙ КАЛЫКТЫ БАСУ ТҮРЕНӘ”

Басулардагы саламны эскертләргә өюне бүген кайберәүләр хупламый. Махсус техникасы булган хуҗалыкларда аны төргәкләргә кысып, урак барган көннәрдә үк ферманың азык ихатасына кайтарып өяргә тырышалар.

ЧӘЧӘРГӘ ДӘ ВАКЫТ ҖИТТЕ

Республиканың төньяк төбәгенең кара туфраклы басуларында игәргә яраклы авыл хуҗалыгы культуралары сортларын сынау юнәлешендә Балтач сорт сынау участогы нәтиҗәле эшләп килә. Барлык хуҗалыклардагы кебек, бүген биредә дә җәй ахырына хас мәшәкатьләрдә кайныйлар.

КОЯШЛЫ КӨННӘР ТЕЛИБЕЗ СЕЗГӘ, ИГЕНЧЕЛӘР!

Авыл җирендә яшәүчеләр бер эш тәмамлануга барганда икенчесе өстәлеп торуына күнеккәннәр. Яшел урак кампаниясе ахырына якынлашуга район хуҗалыкларында урып-җыю эшләре темп ала бара. Узган атна башында „Восток”, „Россия”, „Правда” хуҗалыклары 2015 елгы уракны башлап җибәрделәр. Атна азагына, кояшлы көннәрнең бер сәгатен дә әрәм итми, башка хуҗалыклар да бөртекле культуралар уңышын җыеп алуга төштеләр.

МИНИМАЛЬ ЧЫГЫМНАР КУЛЛАНЫП, КҮБРӘК ФАЙДА АЛЫРГА!

Урып-җыю мәсьәләләре буенча үткән район семинарында катнашкан район Хакимияте башлыгы Марсель Закиров авыл эшчәннәре алдына шундый бурыч куйды.

МУЛ ПРОДУКЦИЯ АЛУ МАКСАТЫ БЕЛӘН

Район хуҗалыкларында мал азыгы хәзерләү кампаниясе дәвам итә. „Дильмиев Р. Ш. шәхси предприятиесе”ндә дә терлек азыгының ныклы базасын булдыру максатында актив эш алып барыла.

ӨЛГЕРЛЕК ҺӘМ ОЕШКАНЛЫК БЕЛӘН

Яшел урак өсте авыл эшчәннәреннән зур өлгерлек таләп итә. Җәйнең гомере кыска гына: бөртекле культураларны урып-җыю сезонына да бик аз вакыт калып бара. Аңа кадәр терлекләрне кышлатуга яшел азык әзерләүне тәмамларга кирәк. Шул сәбәпле, „Мотор” җәмгыятендә эшләр берничә фронтта берьюлы зур оешканлык белән алып барыла.

RSS-материал