Авыл хуҗалыгы

КӨМЬЯЗЫДА КҮРКӘЛӘР ҮСТЕРӘЧӘКЛӘР

Гәзитебезнең үткән саннарының берсендә Түбән Кансөяр авылыннан фермерлык эшенә башлап тотынган гаилә белән таныштырган идек. Шушы сериядәге язмаларны дәвам итеп, бу юлы Көмьязы авылыннан үзләренең кече авыл хуҗалыгы предприятиесен булдырырга базнат иткән Нурисламовлар гаиләсе турында сөйләмәкчебез.
Зинфира Нурисламова да „Башлап тотынучы фермерларны яклау” республика программасы кысаларында, кошчылык белән шөгыльләнү өчен грантка ия булды.

ТӘВӘККӘЛЛӘП ЭШКӘ БЕР ТОТЫНСАҢ...

Күмәк хуҗалык берләштергән авылларда урындагы халыкка азмы- күпме эш урыннары бар. Ә элекке колхозлар таркалган биләмәләрдә яшәүчеләр өчен мәшгульлек мәсьәләсе беркадәр авыррак. „Танып” хуҗалыгы таркалгач, моннан берничә ел элек Түбән һәм Югары Кансөяр авылларында яшәүче хезмәт яшендәге катлам вәкилләре дә кыен хәлдә калган иде. Ә авыл халкы, барыбер, яшәргә тырыша. Берәүләр мал-туар асрап, икенчеләр умартачылык, яшелчәчелек белән шөгыльләнеп табыш ала, көн күрә. Кече предприятие оештырырга теләк белдерүчеләр дә бар. Шунысы куанычлы, андыйларга хөкүмәт тә ярдәм күрсәтә.

СЫЙФАТКА ЭШЛӘГӘЧ...

Әлфир Шафиков механизатор һөнәрен сайлап ялгышмаган. Туган җиренә берегеп үскән җир улының хезмәт стажы гына да утыз елдан артык еллар белән исәпләнә. Аңа өлкәннәрдә генә була торган сабырлык, тынгысызлык хас. Һәр сүзен үлчәп сөйли. Әлеге көндә шәхси эшкуарның К-700 тракторын хезмәтләндерә ул. Аның техникасы ремонтка да туктамый. Җитештерүчән эшләтә, вакытында карый, майлый, техник карау үткәрә, кышкы сакка куя. Ул эшкәрткән җирләрнең югары уңыш бирәчәгенә шик юк, диләр. Агымдагы елда „Луч”, „Урал” җәмгыятьләренә басу эшләрендә ярдәмләште. Тәҗрибәсен яшьләргә дә теләк белән уртаклаша һөнәр остасы. Җәмгыятьләргә практика үтәргә кайткан булачак яшь игенчеләр өлкән абыйлары кулы астында практик күнекмәләр алалар.

ЗАВОД ЭШЧӘНЛЕГЕ ИГЕНЧЕЛӘР ТЫРЫШЛЫГЫННАН ТОРА

Моннан нәкъ бер ел элек район үзәгендә рапс бөртекләреннән май сыгу заводы сафка кертелүе хуҗалыкларга зур мөмкинлекләр ачты. Рапс киләчәктә район хуҗалыкларының чәчү структурасында төп культурага әйләнүе ихтимал. Майлы культураларны игү отышлы икәнлеген аңлаган хуҗалыклар быел рапс урнаштырылган мәйданнарны шактый киңәйткән иде. Игү технологиясен үзләштерү, үсемлекләрне саклау өлкәсендә җитештерүчеләргә Башкортстан Фәннәр академиясе, „Байер” фирмасы белгечләре тоемлы ярдәм күрсәтә.

ДӘҮЛӘТКӘ ТАЯН, ҮЗ КӨЧЕҢӘ ЫШАН

Дизель ягулыгының литрын кырык сумга якын бәягә сатып алганда авыл хуҗалыгы эшләрен алып бару җиңел түгел. Урак чорында кырга дистәләгән техниканы эшкә чыгарырга кирәк. Ә акча күктән яумый. Авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу бәяләре күпкә түбән. Мондый чакта азмы-күпме субсидия комачауламас иде.

ЯҢГЫР ТУКТАП ТОРГАН АРАДА

Сентябрь авыл тормышында иң мәшәкатьле мизгел. Чөнки кыш якынлашканы аның саен ныграк сизелә. Игенчеләр шушы айда көзге басу эшләрен төгәлләргә тырыша.

КӨЗГӘ КЕРЕП БАРГАН КӨННӘРДӘ

1 Сентябрь, 2015 - 10:16.Авыл хуҗалыгы

«Правда” җәмгыяте игенчеләре урып-җыю фронтында үзләренә никадәр җаваплылык йөкләтелгәнлеген яхшы аңлый. Эш күп. Бөртекле культуралар уңышы җыеп алынган басулар барлык мәйданнарның өчтән бер өлешенә якынлашып килә. Механикалаштырылган бер отряд кукуруз яшел массасыннан силос туплау эшләренә дә тотынды. Һәр тарафтагы кебек, явым-төшем монда да басу эшләренә аяк чала.

ЯҢГЫР ЭШНЕ ТУКТАТМАСА...

Яз-җәй айларындагы һава шартларының үзенчәлеге елның-елында урып-җыю вакытында чагыла. Ул яклап бу ел да читтә калмады. Мәсәлән, калкулыкларда урнашкан басуларның түбән өлешендә, дым җитәрлек булганлыктан, яз көннәрендә игеннәр бердәм шытып чыкты. Ә каш өлешендә, май ахыры—июнь башында кояш кыздырганлыктан, шытымнар тоткарланды. Явым-төшем башлангач ул урыннар да яшел хәтфәгә күмелде. Нәтиҗәдә, калкулыкларда урнашкан басуларда уңыш тигез өлгерми.

УҢЫШЛАРНЫ ЭШТӘГЕ УҢАЙЛЫКЛАР ДА ХӘЛ ИТӘ

Агымдагы елның җиде аенда Башкортстанның аграр сәнәгать комплексында продукция җитештерү күләме 2—2,5 процентка кыскарган. Импортны алыштыру өчен авыл хуҗалыгы продукциясенә ихтыяҗ шулкадәр зур булганда, җитештерү күләмен кыскарту бер дә уңай күренеш түгел. Республика җитәкчелеге мәсьәләне хәл итү өчен, тармакны модернизацияләүне максат итеп куя.
Куйбышев исемендәге кооперативның Көмьязы сөтчелек фермасында бүген барган эшләрне шушы максатларга ирешү юнәлешендәге эшләрнең бер чагылышы дип әйтергә мөмкин.

БАСУДАГЫ ҺӘР ТӨРГӘКНЕ ИСӘПЛӘГӘН СЫМАН

22 Август, 2015 - 09:04.Авыл хуҗалыгы

„Россия” җәмгыяте механизаторы Рөстәм Сәфәргалиевка җәй, көз айларында эш күп төшә. Яшел уракның башыннан ахырына кадәр ул басуда. Хуҗалык басуларында киптереп төргәкләргә кысып җыелган печәнне фермаларның азык ихатасына ташыганда ул төп эшләрнең берсен башкара. Урып-җыю эшләре башлангач та шул ук мәшәкатьләр. „Россия” җәмгыятендә саламны төргәкләргә кысып җыю практикалана.

RSS-материал