ЯЗГЫ ЯҢГЫР—УҢЫШКА, ДИЛӘР ДӘ УЛ...

Районда инде иртә культураларны чәчүне төгәлләгән хуҗалыклар да бар. Ләкин барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә дә безнең төбәк туфрак-климат шартлары өчен кулай вакытта эшне төгәлли алырлармы? Республиканың төньяк урман-дала зонасында чәчүне 25нче майга кадәр төгәлләү яхшы.

Бүген барлык хуҗалыклардагы кебек үк, „Урал” җәмгыятендә дә, ничек кенә булмасын, чәчү өлкәсендә агротехник вакытка сыю өчен тырышалар. Сабанашлык бөртекле культуралар хуҗалык басуларында 900 гектарда урын алачак. Әлегә планлаштырылганның өчтән бер өлешеннән күбрәк мәйданда авыл хуҗалыгы культуралары үз урынын алган. Тушкыр звеносы басуларында чәчү эшләре төгәлләнеп килә. Биредә җылы яратучан культуралар да басуда үз урынын алды. 19нчы май көнендә карабодай чәчтеләр.

—Өлгерүгә карап, звено басуларында терлек азыгы культуралары да чәчәчәкбез,—диләр игенчеләр, алда торган эшләре турында уртаклашып.

„Урал”да көздән туңга сөрелгән басулары 220 гектарда гына иде. Күренүенчә, язгы эшкәртү үткәреләсе мәйданнар шактый киң. Биредә туфракка төп эшкәртү сабан ярдәмендә башкарыла. Трактор һәм авыл хуҗалыгы техникасы паркында К-700 кебек куәтле тарту көче һәм сигез корпуслы сабан булганда, җирләрне эшкәртү проблемасы юк. Бары тик ягулык белән генә тоткарлык булмасын.

Быел тоткарлыкны һава шартлары гына тудыра. Хуҗалык басуларында туфрак әле булса өлгереп җитмәгән мәйданнар бар. 20 май көнендә район территориясеннән янә койма яңгырлар явып үтте. Ә механизатор Хәлил Гатин, Фиргать Кашапов, Вадим Шәймиевлар бу көнне Иске Балтач—Аскын автотрассасы буендагы басуда эшне дәвам итәргә планлаштырган иде.

Бер уйлаганда табигатьне дә аңламассың. Туфрак дымга сусаган елларда яз җылы килүе, ә коры җирдә саз хасил итәрлек булып җир дымга тулышканда, көннәрне җылыга тилмертүе игенчеләрне гаҗәпкә калдыра...