ЯЗГЫ БАСУДА ДЫМ КАДЕРЛЕ

“Правда” җәмгыятендә язгы басу эшләре туфракта мөмкин кадәр күбрәк дым саклауга юнәлтелгән. Җир өлгерү белән, хуҗалыкта булган барлык таркторлар көздән сөрелгән кырларда дым каплатуга “җигелде”. Чәчү эшләренә беренче чиратта сөрелеп кышлаган басуларга төштеләр. Ул арада көздән серелми калган басуларда да җир өлгерде. Механизаторлар тракторларына кәсне каплатмый җир эшкәртү агрегатларын тагып шул басуларга ашыкты. Беркадәр мәйданнарны дискалы тырмалар ярдәмендә йомшарттылар.

Зәнфир Шәймәрданов, Зәбир Хәйруллин, Радик Вәлиев, Юрий Гыйльманшиннардан торган бер звено эшне бердәм комплекста алып бара.

-Бу басудан былтыр уҗым бодае уңышы үстереп алган идек. Көздән сөрелмәгәч, туфрак тыгызланган. Шуңа да бу басуны дискалы тырма белән йомшартуга караганда КПЭ-3,8 агрегаты белән эшкәртү кулай булыр, дип уйладык. Эле биредә арпа чәчәбез,—диләр игенчеләр.

КПЭ-3,8 агргеаты артыннан ук басуга чәчкеч төшә. Катуклау агрегаты да чәчкечнең эзенә үк басып йөри дип әйтерлек.
Язгы басуда дым кадерле икәнлеген яхшы аңлый шул правдалылар.

Газим Талипов фотосы.