ЯШЕЛЛӘНӘ АРЫШ ЧӘЧҮЛЕКЛӘРЕ

Явым-төшемгә саран килгән быелгы кыш үсемлекчелек тармагы эшчәннәрен борчуга салган иде. Борчылырлык булды да шул. Чөнки арыш чәчүлекләре кышкы салкыннарны “юргансыз” үткәрде. Утыз градустан түбән салкын көннәрдә арыш чәчүлекләренә күз салсаң, ул басуларда өмет юк иде сыман. Фән күзлегеннән караганда да ышаныч бик икеле иде. Чөнки кар япмасы булмаганда арышның куаклану үзәге 18-23 градуска кадәр салкыннарга гына чыдам булуы билгеле.
Бу хәлгә галимнәр дә гаҗәпләнер, мөгаен. Арыш чәчүлекләре исән. Көннәрне җылыту белән уҗымнар үсүгә кузгалды. Моңа сөенеп, игенчеләр чәчүлекләрне минераль ашламалар белән тукландыруга төште.

— Язгы басуда эш күп. Өч йөз гектар чамасы мәйданда җирләребезгә төп эшкәртү үткәрәсебез бар. Ярый арыш басулары бозып чәчү мәшәкате тудырмады,—ди кооперативның баш агрономы Ришат Гәрәев.

Хуҗалыкта 800 гектарда арыш чәчүлекләре. Бу көннәрдә ул кырларны чәчкеч агрегатлары иңли. Тамыр астына минераль ашламалар кертәләр. Агрегатларның берсен, ярдәмчеләре белән, механизатор Владислав Зайдуганов хезмәтләндерә. Ә Балтач звеносында арыш чәчүлекләрен минераль ашламалар белән тукландыру механизатор Финат Галимҗанов, Рәфис Садыйков һәм аларга ярдәмләшүче Фәрит Бәдамшин, Мирон Шәисламов, Салават Исламовларга йөкләтелгән.

—Тупланган запас гектар исәбенә, физик авырлыкта, илле килограмм күләмендә минераль ашламалар кертү мөмкинлеге бирә,—ди агроном Ришат Гәрәев.

Агроном Ришат Гәрәев(уңда) басуларны сыйлаучылар янында.

Газим ТАЛИПОВ фотосы.