ЯҢГЫР ТУКТАП ТОРГАН АРАДА

Сентябрь авыл тормышында иң мәшәкатьле мизгел. Чөнки кыш якынлашканы аның саен ныграк сизелә. Игенчеләр шушы айда көзге басу эшләрен төгәлләргә тырыша.

—Безнең өчен бик авыр килде бу ел. Җәй башында корылык хафага салган иде. Быелгы җәйдә теләгәнчә һава шартлары күрмәдек. Инде менә явым-төшем басу эшләрен тулы куәтенә алып барырга форсат бирми. Яңгырдан „урлашып” кына эшлибез,— дип шаярткан иде „Россия” җәмгыяте директоры, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фидарис Гарипов, чәршәмбе көнне кукуруз басуында очрашып сөйләшкәндә.

Бу көнне хуҗалыкта бишенче көн көзге яшел урак дәвам итә иде. Игенчеләр Иске Тимкә сөтчелек фермасының терлек азыгы базасын ныгыту белән мәшгуль. Силос туплыйлар. Игенчеләр яшел масса уңышыннан канәгать. Гектар исәбенә ул 200-220 центнерга кадәр җитә.

—Җәй башында, механизатор Зөфәр Шакиров шушы басуда кукурузларның рәт араларын эшкәрткәндә куркыныч күренеш иде. Ул чакта быел силоссыз калырбыз микәнни, дип борчылган идек. Арытабан яңгырлардан соң үсемлекләр күтәрелеп китте. Яшел масса уңышы күләме былтыргыдан да югарырак. Җәй явым-төшемгә мул килгәч яшел массаның сусыллыгы да югары. Тупланган силоста коры матдә микъдарен күтәрү өчен салам да кушарга туры килә,— дип өсти җәмгыять директоры, быел кукуруздан силос туплау үзенчәлекләрен исәпкә алып.

Механизатор Рөстәм Сәфәргалиев, Гаденан Мөхәмәдуллин, Радис Зыятдинов, Зөфәр Шакиров, Анфис Кашапов, Гаетхан Шәйнуровлар тырышлыгы белән бу көннәрдә Иске Тимкә сөтчелек фермасы азык ихатасында көн саен 200—250 тонна силос туплана. Кырауларга кадәр, ничек кенә булмасын, яшел масса уңышын җыеп алуны төгәлләү максаты куялар.

—Белгечләрнең кайберләре кыраудан зыян күргән кукуруз үзе файдалы, аның туклыклылыгы арта, дип бәян итә. Мин моның белән килешмим. Чөнки кукуруздан сусыл азык хәзерлибез. Ә кыраудан соң кукуруз сабаклары корый бит. Богдан сөтчелек фермасы маллары өчен дә сыйфатлы силос туплау өчен тырышачакбыз,—ди Фидарис Гарипов, хуҗалыкта күп еллар кукуруздан сусыл азык туплау тәҗрибәсе белән уртаклашып.
Хуҗалык басуларында кукуруз 270 гектарда үстерелгән иде. Яшел масса уңышы җыеп алынган мәйданнарда Иске Тимкә сөтчелек фермасы сыерлары көтүләнә. Ә механикалаштырылган отряд шушы көннәрдә Богдан сөтчелек фермасына силос туплау эшләренә тотыначак.

—Техник коралланыш яхшы дәрәҗәдә булуы бүген безне күп проблемалардан коткара. Басуларыбызда тулысынча үзебезнең җәмгыять техникасы эшли. Быел икмәк культуралары уңышын җыеп алу да һава торышының авыр шартларында хәл ителә. Суктырып алынган ашлыкның күп очракта дымлылыгы югары. Киптерергә туры килә. Ә ашлык киптергеч эзләп ерак йөрисебез юк. Ындыр табагында КЗС агрегаты эшли,— ди җәмгыять директоры, Фидарис Гарипов, эшләр барышына сөенеп.