ВАКЫТНЫ КУЛДАН ЫЧКЫНДЫРМАУ МӨҺИМ

Милли йола буенча безнең халык терлек азыгы хәзерләү эшләренә Сабан туеннан соң тотынырга гадәтләнгән. Ә икътисад ныклыгын тәэмин итәм дигәндә, бу эшкә терлек азыгы культураларының өлгерү вакытына карап тотыну кирәк. Район хуҗалыкларында терлек азыгы хәзерләү мәсьәләләре тикшерелгән киңәшмәдә нәкъ шуңа басым ясалды.

—Гадәттәгечә, хуҗалыкларда терлек азыгының күләме бар. Ә аның сыйфаты түбән. Түбән сыйфатлы терлек азыгы хәзерләнүнең беренче сәбәбе— хуҗалыкларда күпьеллык үләннәрне соңлап ега башлыйлар. Ә икенче кимчелек терлек азыгы хәзерләү технологиясе сакланмавына бәйле. Түбән сыйфатлы печән, сенаж, силосны мул итеп туплауга караганда, югары сыйфатлы терлек азыгының азрак күләмдәгесе дә мең артык. Балтач районында авыл хуҗалыгы файдалануындагы һәр 100 гектар җир исәбенә 340 центнер сөт җитештерелгән, ә күрше районда бу күрсәткеч 549 центнерга тиң. Район аграрийларына нәтиҗәлелекне күтәрү өстендә эшлисе бар,—диде Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министры Николай Коваленко, киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Район Хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге баш агрономы Фәрит Солтанов билгеләвенчә, хуҗалык-лардагы терлек азыгы культуралары структурасы һәм яшел конвейер потенциалы белән елына һәр сыердан 4500 килограмм сөт алырга мөмкин.
Белгечләр билгеләвенчә, чәчәк ату фазасында егып хәзерләнгән күпьеллык үлән печәненең 52 проценты маллар организмы тарафыннан үзләштерелсә, хәзерләү срогын кулдан ычкындырган очракта бу күрсәткеч 38 процентка кала.

Ләкин бер мәсьәлә— район буенча терлек азыгы культуралары яшел массасын җыеп алуда эшлиячәк комбайннарга уртача йөкләнеш 1070 гектар тәшкил итә. Аерым хуҗалыкларда бу күрсәткеч 1600—1368 гектарга ук җитә. Мәсьәләне хәл итү өчен бүгеннән „Үзәк” МТСы белән килешү төзергә кушылды.
Киңәшмәдә Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелекне интенсивлаштыру һәм хуҗалык итүнең кече формаларын үстерү бүлеге начальнигы Ривнер Байтуллин, аграр сәнәгать комплексын механикалаштыру һәм электрлаштыру бүлеге начальнигы Павел Иофинов, Башкорт дәүләт аграр университеты үсемлекчелек һәм терлек азыгы җитештерү кафедрасы доценты Игорь Кузнецов, „Башинком” җәмгыяте менеджеры Илдар Галләмов, „Луч” җәмгыяте директоры Фердинант Арсланов, „Велес”, Башкортстан агрохимия үзәге” җәмгыяте белгечләре чыгышлары тыңланды.

—Район буенча шартлы һәр баш мал исәбенә 38 азык берәмлеге булдыру максаты куйдык. Язгы кыр эшләрен уңышлы башкарып чыктык. Яшел урак чорында да сыйфатлы терлек азыгы запасы булдыру мөмкинлекләрен кулдан ычкындырмаячакбыз,—диде район Хакимияте башлыгы Марсель Закиров, киңәшмәдә ясаган чыгышында.