УҢЫШЛАР БЕР КӨН ЭЧЕНДӘ ГЕНӘ КИЛМИ

Тармакта килеп туган авырлыклар ачышлар өстендә эшләргә мәҗбүр итә. Фән киңлекләрен тирәнрәк яулау гына түгел, аерым очракларда булганны нәтиҗәле файдалану да уңышлар китерә.

Фермаларда сусыл азыклар саклау базларындагы проблемаларны гына мисалга алыйк. Андый базлар казып, җир өслегеннән аста урнаштырылган. Сүз юк, салкын кышлы безнең төбәктә мондый типтагы базларның уңай яклары юк түгел. Ләкин яз, көз айларында чокырга су керә. Ни арба, ни чана чорларында базга җигүле ат яки техника белән үтүе авыр. “Россия” җәмгыятенең Тимкә сөтчелек фермасында да мондый проблема бар иде. Ләкин мәсьәләне хәл итү өчен озак баш ватарга туры килмәде.

Ферма территориясендә бер абзар файдаланылмый тик утыра иде. Ә нигә аны тик тотарга? Түбәсен сүттеләр дә былтыр шул бинаны сусыл азык туплау базы итеп көйләделәр. Базны җылыту һәм ныгыту өчен стенасының тышкы ягына балчык түшәделәр. Шулай итеп ташландык хәлгә төшкән бина яңа “гомерен” башлап җибәрде. Силосны шушы базга тупладылар. Андагы силос чокыр тибындагы базда сакланган сусыл азыктан бер ягы белән дә калышмый. Силосны “Беларусь” тракторына корылган “Аллигатор” кысып алгычы ярдәмендә, чаналарга, КИС-8Б азык бутагычына төяп маллар алдына кертеп салалар. Шул ук төягеч һәм азык бутагыч Богдан сөтчелек фермасында да эшләргә өлгерә.

Бүген Тимкә сөтчелек фермасында тагын бер гади генә үзенчәлек күрергә мөмкин. Гадәттәгечә, теплица эчендә үрентеләр күрергә күнеккәнбез. Абзар эчендә 3х4 метр зурлыгындагы теплица күзгә салынгач район киңәшмәсендә катнашучыларның: “Монда нәрсә?”—дигән соравына, җәмгыять директоры Фидарис Гарипов:

—Анда бозаулар өчен гидропоника үстерәбез,—дип шаяртты.
Бу корылма биредә чын мәгънәсендә җылыткыч ролен үти. Кәрәзле гидрокарбонат җылыны болай да яхшы саклый. Эчендә ультрашәмәхә нурлары тарата торган ике лампочка да куйганнар. Яңа туган бозауларның йоны шушы корылма эчендә җылытып киптерелә.

Унбиш ел дәвамында ана терлекләрне бары тик ясалма орлыкландыру нәтиҗәсенедә үрчем алып үстерелгән бишенче буын сыерлар бүген районның сөтчелек тармагы флагманы данын тоткан “Россия” җәмгыяте тәҗрибәсен “Рассвет” җәмгыятендә дә үзләштерергә җыеналар. “Россия”дән токым сыйфатлары яхшыртылган кырык биш баш тана сатып алганнар. Иштирәк сөтчелек фермасында ана терлекләрне тулысынча ясалма орлыкландыруга күчкәннәр. “500 ферма” программасына керү максатлары тормышка ашса, бу объектны үзгәртеп корырга да исәпләре бар.

Терлекчелек объектларында кышкы чорда продукция җитештерү барышы белән танышуга корылган киңәшмәдә катнашучылар “Богдан” җәмгыятенең Түбән Карыш сөтчелек фермасында да булдылар.