ТЫРЫШЛЫКНЫҢ НӘТИҖӘСЕН КҮРЕРГӘ ЯЗСЫН!

Һәр яз үз мәшәкатьләре белән килә. Быелгысы игенчене нык сыный. Югыйсә эшне кызу тоткан хуҗалыкларда элегрәк бу вакытта инде иртә культураларны чәчүне төгәллиләр иде.

Язгы кыр эшләрен башлап җибәрерлек шартлар тууын көтә-көтә быел игенчеләр арып бетте, дип әйтү дә арттыру булмас. “Луч” җәмгыяте кырлары 27 апрельдән соң тракторлар гөрелтесенә күмелә башлады.

Җәмгыятьнең Тутагач звеносында туфрак өлгерүе ул кадәр тоткарланмый. Шулай да, звено җитәкчесе Җәмил Рамазанов билгеләвенчә, төрле басулар бар. Түбән җирдә урнашкан кырларда туфрак эшкәртү агрегатлары эшли алмый әле. Явымнарга бай апрельнең һәм 9 май көнендәге койма яңгыр нәтиҗәсе бу.

Ә туфрак өлгергән басуларда игенчеләр эшне кызу тота. Тутагачлылар үткән елның көз айларында ике йөз гектарга якын басуларын туңга сөреп калдыра алганнар иде. Тәүдә авыл хуҗалыгы культуралары шул басуларда урнашты.

Дискалы тырмаларны хезмәтләндергән механизатор Роберт Галләмов, Миңнехан Галиханов, Альберт Галләмовлар, туфрак өлгерүенә карап, язгы эшкәртү үткәрелгән мәйданнарны киңәйтә бара.

—Былтыр шушы кырда яшел масса өчен үстерелгән көнбагыш бик уңган иде. Быел бу басуның җитмеш гектар өлешендә солы, кырык гектар мәйданында бодай урнаштырырга уйладык,—дип сөйләп торган иде звено җитәкчесе Җәмил Рамазанов 12нче май көнендә, “Кымызлык як” дип аталган басуда соңгы гектарларда эш башкарылган минутларда.

—Төшке аштан соң “Авыл каршы” басуына эшкә чыгабыз. Механизатор Фирдус Мөхәмәтдинов алтмыш гектар мәйдандагы басуга чәчү алды культивациясе үткәреп эш фронты өлгертте үзебезгә,—дип сүзгә кушылды чәчү агрегатын хезмәтләндерүче механизатор Тәфкил Хәйруллин, эшләрнең көйле барышына сөенеп.

Ярдәмчеләре Габдулла Шәйхелисламов, Илдар Фәтхиев, Радмир Сәхәүв, Илһам Мөхәмәтгалиевлар белән аңа звено басуларында 400 гектарда бөртекле культуралар урнаштыру бурычы тора. Алар тырышлыгы белән 100 гектарда кукуруз да җәмгыять басуларында урын алачак. Шулай ук 160 гектарда күпьеллык үлән басулары игенчеләр тәрбиясен тойды.