ТӘВӘККӘЛЛӘР ГЕНӘ ТАШ ЯРА

Сөт җитештерүдә, эре авыл хуҗалыгы предприятиеләре белән беррәттән, фермер хуҗалыкларының да өлеше бар. Усман авылындагы „Илгиз Әминев индивидуаль предприятиесе”ндә әлеге вакытта егермегә якын сыер исәпләнә.

Алдагы елда кече предприятиедә сыерлар саны тагын да артачак. Якын көннәрдә төп көтүгә яңа кертелгән алты баш танадан да үрчем көтәләр.

—Киңәюне хаҗәт үзе таләп итә. Аена 80—90 мең сумлык сөт җитештереп сату белән генә ерак китеп булмый. Кече предприятиеләргә программалардан тыш дәүләт ярдәме булса да комачауламас иде дә соң,—ди эшкуар үзенең эшендә проблемалар да булуын исәпкә алып.

Илгиз Әминев кече предприятиесен моннан берничә ел элек 50 мең сум күләмендә стартап белән Усман авылында кошчылык фермасы ачып үз эшен башлап җибәргән иде. Дүрт ел чамасы эшләгәннән соң эшкуар предприятиенең производство юнәлешен үзгәртергә карар итте. Баксаң, инде сөтчелек тармагы юнәлешендә эшли башлаганына да өч ел вакыт үтеп киткән. Ә төп продукция әле былтыр гына алына башлаган. Билгеле, терлекчелек тармагында нәтиҗәләр көнендә генә килми. Фермерга сыерларны бозаудан үстерергә туры килгән.

Саву кул көче ярдәмендә башкарыла. Бу яклап фермерның тормыш иптәше—Гөлнарага эш күп.

Эшкуар бүген сарыкчылык белән дә шөгыльләнә. Фермасында йөз баштан артык сарык. Быел гына эшкуар сатып алучыларга утыз башка якын сарык тәкъдим иткән.

—Күпчелек бездән корбанлык максатында сарык сатып алалар. Клиент фермага килә. Үзенә ошаган тәкә яки сарыкны алдан килеп карый һәм аңа тамга салып китә. Ә фермер хуҗылыгы сарыкларны заказчыны канәгатьләндерерлек дәрәҗәгә җиткереп симертү өчен тырыша,— ди терлекчелек тармагының ике юнәлешендә производство эшчәнлеген алып барган эшкуар.

Эшкуарның 460 гектар сөренте җире бар. Бүген аңарда, ничек кенә булмасын, кече хуҗалыкның техник базасын ныгыту максаты.