ТЕРЛЕКЧЕЛӘР БЕР СУЛЫШТА ЭШЛИ

Елны ничек каршыласаң, ул шулай үтәр, диләр. “Восток” җәмгыяте терлекчеләре 2014 елга яхшы нәтиҗәләр белән аяк басты. Узган елда, 2012 ел нәтиҗәләре белән чагыштырганда, тулай продукция җитештерү күләмен арттыруга ирештеләр. Востоклылар 3890 центнер сөт, 290 центнер ит сатты. Үрчем алу өлкәсендә дә уңай үзгәрешләр күзәтелә.

Ә 2013 ел востоклылар өчен җиңел булмады. Узган елның җәй айларындагы корылык игенчеләрнең терлекчелек тармагы өчен тулы кыйммәтле терлек азыгы хәзерләү максатына аяк чалды. Юк, бүген Ялангач сөтчелек фермасы терлек азыгына кытлык кичерми.

Күләмле азыклар да, сусылы да җитәрлек. Ферманың азык ихатасында алтмыш эскерт тезеллеп тора. Болары әлегә кагылгысыз запас. Чөнки басуда да салам эскертләре бар.

Мөмкинлек булганда аларын тарттырып алып кайтып малларга ашатуны хуп күрәләр. Савым сыерлары рационының өч килограммы фураж оныннан тора. Бер караганда моң-зарга урын юк сыман. Их, туклыклылык кыйммәте ягыннан арыш бодай, арпага тиңләшә алмый шул. Фермадагы сусыл азыкның да күбрәк өлеше арыш яшел массасыннан хәзерләнгән.

Ләкин терлекчеләр булганына канәгать булып, эшләрен җиренә җиткереп башкарырга тырышалар. Хезмәт тәртибен төгәл үти алар. Мәсәлән, савучылар кич уналты сәгать җитүгә барысы да эш урынында. Абзар эчен тазартып, сыерларны кичке савымга әзерлиләр. Бу көннәрдә терлекче Ренат Янубаев, Владислав Фәйрушин, Илмир Әхмәтдинов, Ефим Каликаев, савучы Наталья Шайхутдинова, Ирина Захарова, Динара Әхмәтдинова, Маруся Биктимирова, Олег Янубаевлар тырышлыгы белән көненә җиде центнерга якын сөт җитештерелә. Ике көнгә бер тапкыр тоннадан артык продукцияне эшкәртү предприятиесенә җибәрәләр.

—Бу елга кергәндә савым былтыргыга караганда беркадәр түбән иде. Ләкин берничә көн эчендә җитештерү темпы күтәрелде. Моңа үрчем темпы булышлык итте. Гыйнвар аеның беренче яртысында гына егерме дүрт баш бозау алдык,—ди мөдир Радиф Нуриманов, терлекчеләр эшеннән канәгать булып.

Былтыр сыерлар көтүе, яңарту максатында кушылган, илле баш тана белән тулыланган. Соңгы көннәрдә алар үрчем китерә. Ә иң мөһиме “Восток” җәмгыяте терлекчеләренең эшкә дәрте сүрелми.