ТАБИГАТЬ ШАРТЛАРЫ ЭШ АЛЫМЫН САЙЛАРГА ӨЙРӘТӘ

Көзен көлгә чәч диләр дә ул, ләкин кайчандыр көчендә булган әйтем соңгы елларда үзгәреш кичергән безнең төбәк климаты шартларына бик үк туры килми. Мондый шартларда җир эшкәртү, чәчү эшләрен классик алымнар буенча башкарсаң уңышсыз калуың ихтимал. Килеп туган хәлдән чыгу өчен игенчегә сабанны түгел аңын эшкә җигәргә туры килә. Менә быелгы табигать аномалиясе дә календарьда уҗым культураларын чәчү вакыты якынлашкан мәлне игенчене уйга калдырган иде. Әйе, булды шундый бер мәл. Вакыт кыса, җирдә дым юк. Ә җир куенына салынган арыш орлыгына шытып чыгу өчен генә дә туфракның сөрелә торган катламында егерме, ун сантиметр тирәнлегендә—кимендә җиде миллиметр дым кирәк.

Арыш чәчү эшләрен электән сыналган вакытта башлап җибәргән хуҗалыклар отылмады. Чөнки август ае ахырындагы һәм сентябрь башындагы яңгырлар туфракта дым күләмен азмы-күпме арттырды. Арыш иртәрәк урнаштырылган басулар бу көннәрдә шытымнарга күмелде. Мәсәлән, Куйбышев исемендәге кооператив кырларында яшел хәтфәгә күмелгән арыш чәчүлекләрен моннан берничә көн элек үк күрергә мөмкин иде. Арышны планлаштырылган барлык мәйданнарда урнаштыру максатында, кооператив басуларында бу көннәрдә эш дәвам итә. Агротехник срокның соңгы датасына кадәр куйбышевлылар уҗым культураларын чәчүне тәмамлар, мөгаен. Безнең шартларда арыш чәчүне 10 сентябрьгә кадәр үткәрү ышанычлы икәнлеген игенчеләр әдәбияттан укып түгел, үз тәҗрибәләреннән белә.

Гомумән, кооперативның арыш чәчелгән басуларында уңышка нигез ышанычлы булачагына шик юк. Эшкәртелгән җирләренә күз салу белән шундый фикер туа. Чәчү өчен туфрак әзерләү фронтында агрономнар теле белән әйткәндә “нулевка” алымы кулланыла. Арыш чәчеләсе басуларда бары тик дискалы тырмалар эшли. Механизатор Радик Усманов һәм Илмир Хәсәновлар хезмәтләндерә аларны. Алар артыннан тырма, культиваторлар белән кәс ваткалыйсы юк. Күпме чыгымнар экономияләнә дигән сүз. Икенчедән, суга болай да сусаган җирдән дым югалмый. Орлыклар, әйтерсең, йомшак түшәкка салып күмелә. Һәрхәлдә, чәчү эшләрен башкаручылар җир эшкәртү сыйфатыннан канәгать.Радиф Хаҗимәрданов, Игорь Иликаев, Заретдин Бәширов, Рөстәм Әхкәмов, Рәфис Хәсәновлардан торган экипаж кооперативның Иске Балтач звеносы басуларында инде биш йөз гектарга якын мәйданда арыш чәчәргә өлгергән. Бу звено кырларында чәчү агрегатларының икенчесен механизатор Фәрит Сафиуллин хезмәтләндерә.

Җәй дәвамында корылык белән сынаган табигать арыш чәчү өчен уңай мөмкинлекләрен бирмәде дип әйтергә игенченең теле бармас, мөгаен.

Дамир Хәйртдинов.