СЫЗЫЛДЫ ТӘҮГЕ БУРАЗНАЛАР

„Россия” җәмгыяте игенчеләре язгы кыр эшләре чорында 1850 гектарда авыл хуҗалыгы культуралары урнаштырачак. Бөртекле культураларга чәчү структурасында 1200 гектар мәйдан билгеләнсә, 300 гектарда кукуруз, 350 гектарда берьеллык үләннәр урын алачак. Җәмгыять басуларында чәчү эшләренә биш агрегат җәлеп итү күз уңында тотыла.

Дүшәмбе көнне җәмгыять басуларында язгы кыр эшләрен башлап җибәрделәр. Механизатор Айнур Кашапов тырма агрегаты белән Иске Тимкә сөтчелек фермасының җәйге лагере тирәсендәге көтүлек мәйданын тырматуга төште. Шушы ук көнне механизатор Рәшит Каюмов, ярдәмчеләре Илшат Гыйләҗев, Азат Кашапов, Радим Мирхәйдаров белән тәүге буразналарны сызды. Туфракка орлыклар түгел, минераль ашлама бөртекләре төште.

—Элек биредә күпьеллык үлән басуы иде. 87 гектар мәйдандагы шушы басуга моннан җиде-сигез ел элек күпьеллык үләннәр чәчкән идек. Иске Тимкә сөтчелек фермасының җәйге лагере шушы төбәккә күчерелгәч, бу басуны көтүлек сыйфатында файдалана башладык. Бу звенода янә 190 гектарда көтүлек бар. Ул басуны да тырматып, туфракка минераль ашламалар кертәчәкбез,—ди агроном Фәүдәт Сафиев, алда торган эшләр белән таныштырып.

Җирдә дым җитәрлек. Туфракка төшкән карбамид бөртекләре шундук эри. Көннәр җылыту белән үләннәр үсүгә кузгалыр. Озакламый игенчеләрнең бүгенге тырышлыгы терлекчелек тармагы нәтиҗәлелегендә чагылыр.

Агроном Фәүдәт Сафиев (уңнан икенче) тәүге буразналар сызылганнан соң игенчеләр белән эшнең сыйфаты турында киңәшләшә.
Айнур Кашапов эшне башлап җибәргән көнне.