СЫЕРНЫҢ МАТУРЛЫГЫ МӨГЕЗЕНДӘ ТҮГЕЛ

12 Февраль, 2013 - 10:02.Авыл хуҗалыгы

Тәҗрибә уртаклашу йөзеннән урындагы терлекчелек объектлары базасында, тармак белгечләре катнашлыгында киңәшмәләр үткәрү практикалана. Күптән түгел үткән шундый чараларның берсендә “Россия” җәмгыяте терлекчеләре тотрыклы эшләү тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Җәмгыять фермаларына аяк басу белән азык ихаталарындагы тәртипкә күз төшә. Биредә таралган эскертләр, ат чанасыннан коелган салам калдыклары күрмисең. Күләмле азыкларның барысы да төргәкләргә кысып өелгән.

—Корылык нәтиҗәсендә, былтыр икмәк культураларының сабаклары кыска булды. Мондый шартларда алынган салам уңышын эскертләргә өйгән булсак, арытабан нәрсә буласын күз алдына китерү авыр түгел. Эскертләрне басудан ферма янына тарттырып китерә алмаган булыр идек. Алар таралыр иде.

Өстәвенә, бу юлы кыш та карлы килде. Ә без печәнне генә түгел, басулардагы салымны да төргәкләргә кысып җыеп, фермалар янына ташып өйдек һәм моның белән оттык. Алдагы елларда да шулай эшлиячәкбез,—ди җәмгыять директоры Фидарис Гарипов, малларны тукландыру өлкәсендәге тәҗрибәләре белән уртаклашып.

Савым сыерларының иркен шартларда асралуы, фермаларның сөтүткәргеч белән җиһазландырылуы “Россия”дә мул күләмдә һәм югары сыйфатлы продукция җитештереп сатуның бер факторы булып тора. Ә иң мөһиме боларга ана терлекләрне ясалма орлыкландыру исәбенә ирешәләр. Кайчандыр “Россия” фермаларында сыерларны орлыкландыру өчен унбер үгез асрыйлар иде. Моның өчен елына 500-600 мең сумлык чыгымнар тотындылар. Ана терлекләрне табигый рәвештә орлыкландыруны биредә күптән оныттылар.

—Утыз биш мең сумга орлыклар партиясен сатып алабыз. Бу запас безгә берничә айга җитә. Сатып алынган орлыклар бәясенең бер өлеше хөкүмәт тарафыннан субсидияләнә. Гомумән, малларны ясалма орлыкландыруның отышлы якларын күп яклап билгеләргә мөмкин,—ди җәмгыять директоры.

Сыерлар мөгезле эре терлек категориясенә кертелсә дә, фермаларында мөгезсезләндерү мәсьәләсенә дә җитди карыйлар. Чынлап та, сыерның матурлыгын мөгезенә карап түгел, ә сөтенә карап бәһалыйлар. “Россия” фермаларында савым сыерлары көтүендә күпчелек ясалма мүкләкләр. Яңа туган бозауларның, туганнан ике-өч атна үтү белән, мөгезләрен яндыралар. Моның әһәмиятен фән күптән исбатлаган. Организм өчен болай да кадерле кальций, фосфорны нигә рудимент үстерүгә сарыф итәргә. Борынгы заманнан ук кулга ияләштерелгән сыерга ферма шартларында мөгезе ярдәмендә ерткычтан сакланырга кирәкми, югыйсә.

Киңәшмәдә район Хакимияте башлыгы Рәфил Галләмов, авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Айрат Акберов катнаштылар.