СТРАТЕГИК ХАТАЛАРГА ЮЛ КУЙМАСКА

Апрель үзенчәлекле ай. Әле күп урыннарда кар ятса да, җиргә орлык чәчәр көннәр инде ерак түгел. Терлекчеләрнең дә тизрәк җәйге шартларда продукция җитештерү чоры җитүен көткән мәле. Барыннан да бигрәк, язгы ташкынны бәла-казаларсыз үткәрәсебез бар. Шушы мәлне урыннарда республика, районнар җитәкчелеге катнашлыгында төбәк киңәшмәләре үтүе юкка түгел. Язгы ташкынны имин үткәрү, үсемлекчелек , терлекчелек тармакларының алда торган мәсьәләләре тикшерелгән киңәшмә республиканың төньяк урман-дала төбәге районнары җитәкчеләре катнашлыгындагы киңәшмә безнең районда үтте.

—Соңгы елларда республикада ул кадәр көчле язгы ташкыннар булганы юк. Ләкин бу җаваплы шәхесләрне тынычландырырга тиеш түгел. Гадәттән тыш хәлләр көтмәгәндә килеп чыга. Үткән елның август аенда көчле явымнар нәтиҗәсендә Әбҗәлил һәм Белорет районнарында булган хәл сабак булырга тиеш,—диде Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Эрнст Исаев, киңәшмәдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.

Башкортстан Республикасы Экология һәм табигатьтән файдалану министры урынбасары Виталий Тюр билгеләвенчә, елгаларның боздан ачылуы көтелгәннән иртәрәк башланды. Гидротехник корылмаларны быелгы язгы ташкынга әзерләүгә үткән елда ук тотынылган. Алар инвентаризацияләнгән. Хәвефсезлек таләпләренә җавап бирмәгәне өчен Тәтешле районында гидротехник ике корылмадан су язгы ташкынга кадәр үк тулысынча агызылган. Быел Калтасы районындагы гидротехник бер корылмага 1,5 миллион сумлык капиталь ремонт үткәрү планлаштырыла. Шул ук районда Гәрәйкә елгасы үзәнен тазарту эшләре башкарылачак. Республикада 2013-2020 елларга билгеләнгән “Су хуҗалыгы комплексын үстерү” программасы тормышка ашырыла. 2020 елга кадәр Башкортстанда су хуҗалыгын үстерүгә 15,7 миллиард сум акча юнәлтү күз уңында тотыла. Йомагуҗа сусаклагычы базасында Гидрокорылмалар идарәлеге булдырылачак.

Аграр сәнәгать комплексын үстерү өлкәсенә дә игътибарны күбрәк юнәлтергә туры киләчәк. Чөнки Республика Хөкүмәте. 2017 елга авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү күләмен, 2013 ел хакларында, 25 процентка арттыру максаты куя.

— Бездә максатчан программалар тормышка ашырыла. Бу максатка ирешү өчен мөмкинлекләрне тигез бүлү кирәк. Әлбәттә, стратегик хаталарга юл куярга ярамый. Әле без орлыкларның сыйфаты түбән булу нәтиҗәсендә утыз процент уңышны алып җиткермибез. Урып-җыю озакка сузылу һәм уракка соңлап төшү белән бәйле егерме процентка кадәр уңыш югала. Ә без республикада яшәүче һәр кеше исәбенә бер тонна ашлык җитештерүне максат итеп куябыз.Гектарларда башкарылган эшләр белән мактанудан арынырга вакыт, — диде премьер-министр урынбасары, сигез елга билгеләнгән авыл хуҗалыгын үстерү программасының максатларын җиткереп.

Авыл хуҗалыгы министры Николай Коваленко чыгышында әйтелүенчә, 2017 елга республика буенча тулай күләмдә 160 миллирад сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү максатына ирешү бурычы куела. Былтыр аграрийлар 125 миллиард сумлык продукция җитештергән. Үсемлекчелек тармагында максат куелган елга 75 миллиард сумлык продукция җитештереп, тулай күләмдә тармакның өлешен 53 процентка җиткерү планлаштырыла. Боларга ирешү өчен орлыкчылык мәсьәләсендә күбрәк эшләргә, урыннарда сугару мелиорациясен тергезү, җирләрнең уңдырышлылыгын саклау турында да уйларга туры киләчәк.

Былтыр республикада авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә барлыгы 4 миллиард 600 сумлык 3700 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы сатып алган. Язгы кыр эшләре чорында республика басуларында 10,3 мең агрегат туфрак әзерләү белән шөгыльләнәчәк. 4500 агрегат чәчү эшләрен башкарачак. Предприятиеләрнең заманча чәчү комплекслары белән тәэмин ителеш җитәрлек түгел әлегә.

Мәсәлән, булган комплекслар белән генә чәчү эшләрен башкарырга туры килсә, кампания 15-37 көнгә сузылыр иде. Ә чәчү эшләрен ун көн эчендә төгәлләргә кирәк. Шулай ук комбайннарга да йөкләнеш зур. Аерым районнарда ул 600 гектарга кадәр җитә икән. Мәсьәләне ничек хәл итәргә? Ярдәм сорап МТСка мөрәҗәгать итәргәме? Ә төньяк урман-дала зонасы районнарының “Үзәк” МТСка алты миллион сум күләмендә бурычлары бар икән. Бу мәсьәләләр БР Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Фларис Шәйхетдинов чыгышында чагылыш тапты.

Премьер- министр урынбасары билгеләвенчә, һәр кимчелек вак мәсьәләләрдән җыела. Үсемлекчелектә минераль ашламаларны дөрес куллану да мөһим роль уйный. Башкорт дәүләт аграр университетының агрохимия һәм үсемлекләрне саклау кафедрасы мөдире Радик Гайфуллин чыгышында әйтелүенчә, хуҗалыклар минераль ашламаларны язгы чәчү вакытында туфракка кертә. Ә калий, фосфор кебек матдәләр 40—60 көннән соң гына үсемлекләр тарафыннан үзләштерелерлек хәлгә килә. Димәк, үсү чорында түгел, урып-җыю чоры якынлашканда гына минераль ашламалар үзләштерелерлек булып өлгерә.

Чәчү структурасына килгәндә, быел республика басуларында миллион 260 мең гектарда бөртекле культуралар чәчү планлаштырыла. Чәчү мәйданнарын 117 мең гектарга арттыру бурычы куелган. Төньяк урман –дала зонасында уҗым культуралары чәчү структурасында 18-20 процент биләргә тиеш. Әлеге вакытта бу төбәктә мондый культуралар барлыгы 90 мең гектарда урнаштырыла. Алдагы елларда төньяк урман-дала зонасында уҗым культуралары мәйданнарын 124 мең гектарга җиткерү бурычы куела. 2014 ел уңышы өчен республика басуларында 500 мең гектарда уҗым культуралары чәчелгән иде.

Чәчүлекләрнең бары сигез проценты гына юкка чыккан. Русия буенча начар кышлаган уҗым культуралары мәйданнары 20 процентка ук җитә. Болар БР Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Владимир Незнанов чыгышында чагылыш тапты.

Киңәшмәдә шулай ук Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының терлекчелек тармагын интенсивлаштыру һәм хуҗалык итүнең кече формалары бүлеге начальнигы Ревнер Байтуллин, “Россельхозбанк”ның Башкортстан бүлеге директоры Ирек Мөхәмәтдинов, Саклык банкының Башкортстан бүлеге управляющие урынбасары Марсель Гыйльманов, Башкортстан Республикасы Ветеринария идарәлеге начальнигы Вәкил Буранбаев, Башкортстан Республикасы дәүләт хезмәт инспекциясе җитәкчесе урынбасары Владимир Гребенников чыгышлары тыңланды. Кунакларны районның икътисад торышы белән район Хакимияте башлыгы Рәфил Галләмов таныштырды.

—Киңәшмәнең Балтач районында үтүенең төп сәбәбе—районнар җитәкчеләренә “500 ферма” республика программасын тормышка ашыру мөмкинлекләрен якыннан күрсәтергә булдык,—диде Башкортстан Республикасы Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Эрнст Исаев, “Балтач” муниципаль-унитар авыл хуҗалыгы предприятиесенең Штәнде бүлекчәсендә “500 ферма” программасына ярашлы төзелгән терлекчелек объектында булганда. Биредә подрядчы оешма җитәкчесе, Удмурт Республикасының “Сельстрой” җәмгыяте директоры Сергей Кравченко үзе җитәкләгән предприятиенең төзелеш өлкәсендәге мөмкинлекләре белән таныштырды.

Киңәшмәдә катнашучылар район үзәгенең махсус программа буенча төзелгән “Көньяк” микрорайонын да карадылар.