СӘГАТЬ СУККАНЫН КӨТКӘН ЧАК

26 Апрель, 2014 - 10:01.Авыл хуҗалыгы

Быел яз иртә киләчәк дигән фаразларга игенчеләр бик тә сөенгән иде. Яз иртә килде килүен, ләкин ул җылы көннәре белән генә сөендермәде. Җылы яктан сабан тургайлары килгәнгә дә инде байтак вакыт үтте. Үги ана чәчәгенең сары чәчәкләрен күрергә дә өлгердек. Ә игенче көткән сәгать һаман суга алмый әле. Баксаң, инде язның икенче ае үтеп бара.

Кар яткан урыннар әле булса очрый. Бер уйлаганда моңа көенерлек тә түгел. Чөнки кояш артык кыздырмаганлыктан, кар акрынлап эреде һәм аның сулары кайдадыр агып китмәде, ә җиргә сеңде. Дымга нык туйган туфрак өлгерә алмый.

Игенченең борчылуын аңларга була. Аңа бүген эш кирәк. Кул кушырып утырган өчен акча түләмиләр бит.

—Былтыр бу вакытта күпьеллык үлән басуларын тырматуны төгәлләп, туфрак өлгергән мәйданнарда инде дым каплатырга төшкән идек. Һава температурасы әлеге кебек торса туфрак өлгерүе озакка сузылыр, мөгаен. Сишәмбе көнне безнең авылда иртән алты градус салкын иде,—дип борчыла “Мотор” җәмгыятенең Көндәшле звеносы игенчеләре.

Әлфрит Абдуллин җитәкчелегендә эшләүче Илшат Миңнегалиев, Фларит Галәетдинов, Рәшит Мөгыйнов, Рәмзил Гыйләҗетдинов, Илдус Гыйлемшин, Марат Гарифуллин, Мөнәвир Гатиятов, Илһам Миңнегалиевлар бу көннәрдә агрегатлар комплектлау эшләре белән мәшгуль.