САВУЧЫ ҖАВАПЛЫЛЫГЫНА ДА БӘЙЛЕ

Чикләнгән җаваплылыктагы „Восток” җәмгыяте районда „Россия”, „Луч” җәмгыятьләреннән кала бүгенге көндә сөт җитештерү буенча алдынгы позицияләрне били. Мал саны күп булмаса да, җитештерүчәнлекнең югары булуы малларның иркендә асралуы, сыерларның үрчем китерүенә бәйле, диләр.

Җәмгыятьнең савучылары көн саен иртәнге савымнан соң сыерларны кардага чыгара. Мәшәкатьле эш булуга карамастан, бик салкын һәм җилле көннәрдә генә терлекләрне ачык һавага чыгармыйлар. Соңлатмый үрчем алу өчен яхшы ысул икән бу. Кирәк кадәр күләмдә тоз ялый алалар, сулары — алларында. Октябрь аенда ук 91 сыер үрчем китергән, ел башыннан 14 бозау алганнар. Гыйнвар ае булуга карамастан, сыерларның 140ы бозау китергән дә инде. Бүгенге көндә җәмгыять көн саен 735 литр сөт сата. Узган ел белән чагыштырганда 230 литрга күбрәк бу. Ике көнгә бер „Молагропром +” җәмгыяте техникасы продукцияне килеп алып китә. Өч савучы: Наташа Шайхутдинова, Ирина Захарова, Маруся Биктимировалар иллешәр баш сыер савалар.

— Элек 200 баш сыерны 8 савучы сава иде. Хәзер йөкләнеш күпкә зур. Савучыларыбыз тырыш. Бер-берсе белән ярышып эшлиләр. Мәсәлән, Наташа Шайхутдинованың эш урыны һәрвакыт тәртиптә, анда бер чүп, кирәкмәгән әйбер күрмисең. Башкалар өчен дә үрнәк ул. Ферма мөдире Рәдиф Нуриманов та биредә тәртипсезлеккә юл куймый, барысын да контрольдә тота, оештыра. Берүзе 5 кешене алыштыра. Ул зоотехник та, электрчы, терлек азыгын биреп торучы, механик та. Терлекчеләр Ефим Каликаев, Ринат Янубаев, Владик Фәйзуллиннарны да мактап телгә алмый мөмкин түгел, чөнки алар биредә озак еллар тырышып эшлиләр, — ди җәмгыять рәисе Газнәви Мусин.

Савучы Наташа Шайхутдинованың көнлек савымы 296 килограмм тәшкил итә. Ирина Захарова — 274, ә Маруся Биктимирова 304 килограмм сөт савып ала. Кыш айларында сөтнең бәясе дә югарырак булуын исәпкә алып тырышып эшлиләр. Без барган вакытта да биредә һәр терлекче үз эше белән мәшгуль иде. Терлекчеләр азык кертә, ә савучылар кичен сыерларны кардадан ферма эченә кертә. Тынгысыз эшләре белән кызыксынгач, алар:

— Сыерларыбыз өйрәтелгән инде, һәрберсе үз урынына баса, караңгы бина эчендә көне буе ятканчы, чистада йөриләр. Иренеп торсаң сөт кими бит,— диделәр.

Кайсы гына тармакны алма, тырышмасаң, көч салмасаң эшеңнең нәтиҗәсе булмый. Сөтчелек тармагындагы уңышлар көндәлек тырыш хезмәт белән яулана.

Газим ТАЛИПОВ фотосы.

БРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, савучы Наташа Шайхутдинова һәм 39 ел савучы булып эшләүче Зоя Ахтариева.