„САРЫ САЛАМ ЭСКЕРТЛӘРЕ БУЛЫП ҖӘЙ КАЛЫКТЫ БАСУ ТҮРЕНӘ”

Басулардагы саламны эскертләргә өюне бүген кайберәүләр хупламый. Махсус техникасы булган хуҗалыкларда аны төргәкләргә кысып, урак барган көннәрдә үк ферманың азык ихатасына кайтарып өяргә тырышалар.

Куйбышев исемендәге кооперативның авыл хуҗалыгы техникасы паркында салам, печәнне төргәкләргә кысып җыйгыч агрегатлар бар. Аларын да файдаланалар, терлек азыгы хәзерләү өлкәсендә электән күнегелгән алымнардан да читләшмиләр. Бүген Куйбышев исемендәге кооперативта печән төргәкләрен дә, басуларында салам эскертләрен дә күрергә мөмкин.

Кооперативның Иске Илекәй звеносы таналар үстерү фермасы өчен саламны елның-елында эскертләрдә хәзерлиләр.
—Болай эшләү мәшәкатьледер бит. Азмы-күпме кул көче дә сарыф ителә..,— дип кызыксындым, салам өючеләр белән әңгәмәләшкәндә.

—Эшнең артык мәшәкатен күрмибез. Салам бит үзе ферма янына кайтмый. Төргәкләргә кысып җыйсаң да, эскертләсәң дә аны ферманың азык ихатасына ташырга кирәк. Саламны төргәкләргә җыеп басудан фермага ташу, безнең карашка, кыйммәткәрәк төшә сыман,—дип җавапладылар, кооперативта урак эшләрен алып барган салам өю звеносы әгъзалары, Иске Балтач авылыннан ерак түгел „Ике зират арасы басуы” дип аталган кырда салам эскертләү мәшәкатьләрендә кайнаган мәлне.

Эшне оештыру мәсьәләсенә килгәндә, звено әгъзалары кооператив идарәсе хәстәрлегеннән канәгать. Басуда хезмәт салучыларны көненә ике тапкыр тукландыралар. Ә аш әзерләүчеләр, менюны көннең-көнендә төрләндереп, тәмлерәк блюдолар пешереп басу эшчәннәренең күңелен күрергә тырышалар. Моңа җавап итеп механизатор Финат Галимҗанов, Радик Исламов, Винер Гыйлемшин көнозоны басуда эшли.