НИК БУ КАДӘР БЕЗНЕ СЫНЫЙСЫҢ, ТАБИГАТЬ?

Табигать-Ана быел игенчеләрне аеруча сынарга булды сыман. Яз булып та тормады дип әйтерлек. Чөнки аның үткәне сизелми дә калды. Башка еллардагы белән чагыштырганда кардан күпкә иртәрәк ачылган басуларда эшен башлап җибәргән игенче бик сөенгән иде. Ләкин апрель аенда ук җәйге һава шартлары урнашып куймасынмы? Утыз градус эссе... Уракка кадәр дәвам иткән корылык... Уңышка йөз тотан игенченең бар өметен өзде болар. Ул гынамы соң корылык шартларында тотрыклы уңыш бирергә сәләтле, безнең төбәктә төп страховка культурасы арыш та сөендермәде. Явым-төшемгә саран килгән кыш айларында аңа да экстремаль шартларда кышларга туры килде шул.

—Чыгымнар салгач нәтиҗәсе булсын иде дә соң. Арыштан гектар исәбенә 2,2 центнер уңыш җыеп алдык. Аннан да түбән уңыш көтелгән басуларга суктыру агрегатларын кертеп тә тормадык. Җәйге эссе көйдергән сабанашлык икмәк культуралары игелгән басуларда да уңыш мактанырлык түгел. Игенче мондый авыр хәлдә калган мәлне ярый әле Хөкүмәтебез ярдәмгә килде. Корылыктан зыян күргән төбәкләргә субсидия бирергә вәгъдә иттеләр. Без дә корылыктан килгән зыянны раслаган документлар тапшырдык. Субсидия булыр дип өмет итәбез,—ди “Луч” җәмгыяте директоры Фердинант Арсланов.

Шулай да хуҗалык басуларында ашлык суктырган Радис Гамилов, Нәдим Гыйләҗев һәм башка комбайнчыларга шулай ук комбайннан ындыр табагына ашлык ташучы водитель Илгиз Бәхтиев, Өлфәт Даутовларга эш фронты бар әле.

—Терлек азыгы культуралары чәчү структурасына корылыкка чыдам культуралар кертеп оттык. Бигрәк тә Судан үләне яхшы уңды. Бу көннәрдә яшел масса уңышыннан силос хәзерләүгә төштек. Йөз илле гектарда игелгән кукурузның яшел масса уңышы да зарланырлык түгел,—ди җәмгыять директоры.

Бу көннәрдә силос Тутагач сөтчелек фермасы азык ихатасында туплана. Ә терлек азыгы хәзерләү эшендә механизатор Исмәгыйль Газизов, Башкортстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Газнәви Шәйхуллин һәм тагын да берничә механизатордан торган төркем басуларда салам җыеп урнаштыру белән мәшгуль.

—Саламның беркадәр өлешен басуларда эскертләдек. Күбрәк өлешен төргәкләргә кысып фермалар тирәсенә кайтарып урнаштыруны хәстәрләдек,—ди Фердинант Арсланов.
Быелгы кебек корылык шартларында үстерелгәннең кыйммәтлеген аңларлык та шул.
.Дамир ХӘЙРТДИНОВ
Газим ТАЛИПОВ фотоcы.