МИНИМАЛЬ ЧЫГЫМНАР КУЛЛАНЫП, КҮБРӘК ФАЙДА АЛЫРГА!

Урып-җыю мәсьәләләре буенча үткән район семинарында катнашкан район Хакимияте башлыгы Марсель Закиров авыл эшчәннәре алдына шундый бурыч куйды.

Район җитәкчелеге, авыл хуҗалыгы бүлеге белгечләре, төрле милек формасындагы авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре катнашлыгындагы семинар „Р.Ш. Дильмиев” шәхси предприятиесе һәм „Россия” җәмгыяте кебек районның алдынгы хуҗалыклар базасында үтте. Семинар башланганчы Рөстәм Дильмиевтан өлгергән игенне җыеп алуга нинди әзерлек белән килүләре турында кызыксындык.

—Урып-җыю эшләренә бер „Нива”, ике „Дон-1500”, бер „Полесье 12-18” комбайннары, уруга ЖВН -6, МТЗ базасындагы ЖВЗ -7 агрегатын әзерләдек. Сугуда ике „Дон” һәм „Полесье” комбайны эшләячәк. Механизаторлар барысы да үзебезнең ир-егетләр. Медицина тикшерүе үткәннәр, техника хәвефсезлегенә инструктажлар үткәрдек. Слесарьлар резервта торачак. Урып-җыюга бүген „кул салырбыз” дип торабыз. Алда 350 гектар мәйданда игелгән уҗым культуралары уңышын җыйнап алу бурычы тора. Бу эшләрне үз көчебез белән башкарып чыгачакбыз. Бер комбайнга уртача нагрузка 400—450 гектар туры килә. Урак эшләрендә катнашучыларны көнгә ике тапкыр бушлай кайнар аш белән тәэмин итү оештырылган...

Семинарны район Хакимияте башлыгы Марсель Сәүбән улы кереш сүздән башлады.

—Узган атнада урак эшләре буенча Чакмагыш районы җирлегендә үткән республика семинарында булып кайттык. Ул райондагыдай югары уңыш вәгъдә иткән басулар бездә дә бар. Бүген аларны карарбыз, күрербез. Алдагы 5-6 елда без дә басуларыбызны вакытында ашламалар кертеп җиренә җиткереп эшкәртеп чәчсәк, чакмагышлар дәрәҗәсенә күтәрелербез. Һава шартлары уңай килгән очракта 15—20 көндә уңыш җыюны төгәлләргә һәм кайсы хуҗалыкта эш тәмамлана, шуның техникасын башка хуҗалыкка ярдәмгә юллаячакбыз, юкса урып-җыю техникасына нагрузка зур булачак, — диде.

Рөстәм Шәмселбаян улы җуҗалыкта җитәрлек күләмдә печән хәзерләнүе, алдагы көннәрдә ике ям силос саласылары калуы һәм кирәк очракта техника белән ярдәм күрсәтергә әзер булуларын әйтте.

„Башагропродукт” дәүләт-унитар предприятиесенең райондагы производство участогы генеральный директоры урынбасары Әлфрит Имангулов җыйнап алынган уңышны кабул итү, киптерү тәртибе, агымдагы елдагы бәяләр белән таныштырды. Аннары семинарда катнашучылар „Р.Ш. Дильмиев” предприятиесенең Уразай авылындагы ындыр табагында булып, басудан кайтарылган уңышны саклау өчен булдырылган шартлар белән таныштылар һәм арытабан „Россия” җәмгыяте басуларына юлландылар. Беренче чәчүлек әйләнешендәге бишенче басуда135 гектар мәйданда игелгән арышның (белгечләр күзаллавынча, бу басулардан ким дигәндә 18 центнер уртача уңыш көтелә) бер өлешен бер көн элек тезмәләргә салганнар.

—„Россия” җәмгыятенең күпләрегезгә үрнәк итеп куярлык басуларының берсендәбез, — диде Марсель Закиров, семинарда катнашучыларны басуда сәламләп. Һәм чүпсез, зур уңыш вәгъдә иткән культураны россиялеләрнең иртә чәчү юлы белән отуларына ачык мисал, диде.

Районның баш агрономы Фәрит Солтанов арыш игү үзенчәлекләре турында сөйләде.

Семинарчылар юлны дәвам итеп янәшәдәге басуда куәтле техниканың алдагы ел уңышы өчен арыш чәчәргә җир эшкәрткәнен карады.

—Безнең бурыч — минималь чыгымнар кулланып, күбрәк файда күрү. Пар җирләрен эшкәртергә, арышны беренче августтан да соңламый чәчә башлау хәстәрен күрергә кирәк, — диде Марсель Сәүбән улы. —Соңгы елларда кулланышка кертелгән ноу-тилл технологиясен кемдер мактый, берәүләр хурлый. Безнең районда бу төр технологияне кулланган "Правда" җәмгыяте эшчәннәре тәҗрибәсен өйрәнә аласыз. Кулланып карарга теләгегез бар икән, тәүдә ун—егерме гектар мәйданда эшләп карагыз. Ә россиялеләр алга алган җирне сөрми эшкәртүне һәркайсыгыз кулланышка кертә ала.

„Россельхозбанк” акционерлар җәмгыятенең Башкортстандагы төбәк филиалының Иске Балтач авылындагы өстәмә офисы управляющие Илгиз Хәбибуллин шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм төрле милек формасындагы авыл хуҗалыгы предприятиеләренә төрле максатларга кредитлар бирү тәртибе, аларның субсидияләнүе турында аңлатты.

Семинарчыларны кабул иткән „Россия” җәмгыяте җитәкчесе, республиканың атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фидарис Гарипов салган тырышлыкларының күзгә күренерлек җимешләрен тәүге чиратта кадрлар— үз кешеләренең салган көче дип билгеләде.

—Хезмәт хакын, алган кредитларны, салымнарны түләп барабыз. Басучылыкта җирләребезгә кулай технологияләрне кулланып, малчылык белән акча эшләп көнебезне күреп киләбез, — диде Фидарис Әлзәм улы. Аннары тезмәгә салынган арышны „Дон” комбайны сугып алды, семинарчылар сугылган бөртекләрнең өлгерү стадиясен билгеләде.

Районның авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы, республиканың атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Фларит Хәбипов эш барышында килеп туган проблемалар, төрле мәсьәләләр белән вакытында мөрәҗәгать итәргә чакырды. Шул чагында куйган максатларга ирешә алачакбыз, диде һәм чираттагы семинарлар „Рассвет”, „Богдан” җәмгыятьләре базасында үткәреләчәге хакында әйтте.

Семинарга Марсель Сәүбән улы йомгак ясады. Сөйләшү башында кузгатылган темага кайтып, „Чакмагыш” районының алдынгы совхозы базасында үткән „Басу көне”ндә Республика Башлыгы Рөстәм Зәки улының алдагы елларда авыл хуҗалыгына карашның сизелерлек үзгәрәчәге турындагы сүзләрен кабат искә төшереп, аның иң элек нинди юнәлешләргә кагылачагы турында аңлатты. Һәм көз аенда эшкә йомгак ясалачагы, аңа кадәр уңайлы мәлне кулдан ычкындырмый, урып-җыю эшләрен кыска срокта төгәлләп, уҗым культураларын чәчүне тиз көннәрдә эш итәргә, туңга сөрүгә вакытында нокта куярга өндәде.

Бу көнне районда урып-җыю эшләренә рәсми рәвештә старт бирелде. Хәерле сәгатьтә, игенче!