КОЯШЛЫ КӨННӘР ТЕЛИБЕЗ СЕЗГӘ, ИГЕНЧЕЛӘР!

Авыл җирендә яшәүчеләр бер эш тәмамлануга барганда икенчесе өстәлеп торуына күнеккәннәр. Яшел урак кампаниясе ахырына якынлашуга район хуҗалыкларында урып-җыю эшләре темп ала бара. Узган атна башында „Восток”, „Россия”, „Правда” хуҗалыклары 2015 елгы уракны башлап җибәрделәр. Атна азагына, кояшлы көннәрнең бер сәгатен дә әрәм итми, башка хуҗалыклар да бөртекле культуралар уңышын җыеп алуга төштеләр.

Сүз юк, урак авыр шартларда хәл ителә. Узган атнада һава шартлары игенчене беркадәр дәртләндерде. Әмма кояшның „холкы” көйсез быел: ни арада кыздырып алдата, ни арада болыт артына кереп югала. Көтмәгәндә килеп яуган яңгырлар оешканлык белән басуларга чыгарылган техниканың эшен туктата да куя. Икенче көнне игенчеләр төш вакыты җиткәнче уракка төшә алмый җәфалана.

Шулай да авыл эшчәннәре булган уңышны югалтуларсыз җыеп алуга бар тырышлыгын сала. „Россия”, „Восток” җәмгыятьләрендә, Куйбышев исемендәге хуҗалыкта арыш культурасы егылган, ашлыкны суктырып алу эше башкарыла. „Правда” җәмгыяте хезмәтчәннәре арыш һәм бодай уңышын турыга суктыра. Бу культураларның һәрберсе 250шәр гектарда урнаштырылган. Сәйтәк һәм Дүртекәй авыллары арасындагы 187 гектар мәйданлы басуда комбайнчылар династиясе вәкилләре Айдар һәм Марат Заировлар, Түбән Карыш авылы уңганы Рөстәм Суфияров эшли. Марат Заиров „Палессе” штурвалын армия хезмәтеннән кайткан улы Айдарга тапшырган. Егеткә ярдәмчесе — гомере буена иген басуларында бай тәҗрибә туплаган әтисе белән янәшә эшләве авыр түгел. Рөстәм Суфияров хуҗалыкның „Нива” комбайнын хезмәтләндерә. Ул монда икенче ел көч сала.

Турыга сугылган уҗым бодаен ЗИЛ-354 автомобиле белән водитель Радис Гатиятов ташып тора. Көненә 8-9 рейс ясый ул. Шулай ук арыш басуында да эш башланган. Бирегә ярдәмгә „Үзәк” МТСыннан „Челленджер” комбайнын хезмәтләндерүче Рәфил Хәмәтҗанов килгән. „Урып-җыю эшләренең башы гына әлегә. Иң мөһиме: көннәр әйбәт торсын. Егетләр сынатмас, уңышны тиз вакыт эчендә җыеп алырбыз”, — ди хуҗалык җитәкчесе Фидат Фәритов.

Дәрт һәм өмет белән старт алган урып-җыю кампаниясендә катнашучыларга кояшлы көннәр, уңай шартлар, ырамлы эш телик.