КӨНКҮРЕШ ӨЧЕН ДӘ ОТЫШЛЫ ҺӘМ УҢАЙЛЫ

Соңгы елларда автотранспорт һава пычратучы төп объектларның берсе икәнлеген бүген беркем дә инкарь итмәс, мөгаен. Белгечләр пычратылган һаваның алтмыш проценты автотранспорт өлешенә туры килә, дип исәпли. Автомашиналар двигателен газ ягулыгына көйләгәндә берәүләр энергия чыганагының бәясе арзанрак булуын исәпкә алса, аның экологик аспекты да бар. Монысы бөтен кешелек өчен кыйммәт.
Газ тулысынча дип әйтерлек янып бетә. Һәрхәлдә, зәңгәр ягулыкта эшләтелгән автомашина артыннан дизель янган кебек кара төтен таралмый.Газда бензиндагы кебек, двигательне сафтан чыгара торган, күкерт тә, кара кургаш та юк. Янганнан калган аның продуктлары пешкәкләргә дә корым булып утырмый. Двигательгә пар сыйфатында кергәнлектән, газ цилиндр стенасыннан май тышчасын юып төшерми һәм картердагы майны сыекламый.

Элегрәк автомобильләрне газ ягулыгы белән заправкалау урыннары цистерналы күчмә станцияне хәтерләтә иде. Ә “Экосистемз” җәмгыятенә караган объектларның барысы да стационар станцияләр. Җәмгыять заправкалау белән генә чикләнми. Аның белгечләре автомашиналарга газ ягулыгы корылмасын урнаштыру, аларны хезмәтләндерү белән дә шөгыльләнә.

Моннан дүрт ел чамасы элек район үзәгендә “Экосистемз” җәмгыятенең газ белән заправкалау 27 санлы станциясе сафка кертелгән иде. Әлегә кадәр бу станциядә автомашиналарны гына зәңгәр ягулык белән заправкалыйлар иде. Моннан берничә көн элек станция көнкүреш билгеләнешендә хезмәт күрсәтүгә дә тотындылар. Йортлардагы плитәләр өчен баллонга тутырып ягулык сата башладылар. Моның өчен станциядә бәясе өч йөз мең сумлык корылма урнаштырылган. Ул Псков шәһәрендә җитештерелгән IP 23 маркалы, автоматлаштырылган колонка. Колонка үлчәгеч белән җиһазландырылган. Төрле сыештагы баллоннарны заправкаларга мөмкин.

—Тик шунысы, колонка егерме градус салкыннан түбән температурада беркадәр сыната. Ләкин техника көйсезләнүеннән әле беркемнең дә баллонын буш килеш алып кайтып киткәне юк,—диләр биредә хезмәт салган техник хезмәткәрләр.

Илле литр сыештагы баллонны ягулык белән тутыру якынча биш йөз сумга төшә. Запаравкаларга күрше районнардан да киләләр. Челтәр газыннан файдалана алмаганнар бихисап бит әле. Бигрәк тә Тәтешле районында яшәүчеләр бу станция эшеннән канәгать. Әлегә кадәр безнең төбәкләргә якын урнашкан мондый станцияләр Бөре шәһәрендә һәм Пермь краеның Куяды бистәсендә генә бар иде. Ә Иске Балтач—күп авыллар өчен, барыбер, якынрак.

Заправкаларга алып киленгән баллонның хезмәтләндерелүгә яраклы срогы чыкмаган булырга тиеш. Андый срогы чыккан баллоннарны Уфа шәһәрендәге сервис үзәгенә тикшертү үткәрергә җибәрәләр. Станция 1993 елдан соң чыгарылган баллоннарны техник карау үткәртүгә җибәрү өчен кабул итә.

Станция тәүлек әйләнәсенә эшли. Фәнзәви Шакиров, Илдус Әминев, Әнфис Гайнетдинов, Илһам Вәлиев кебек техник хезмәткәрләр, Галия Закирова, Эльза Саяфетдинова, Әлфидә Мәрданова, Мәвния Имамова кебек операторлар биредә үз сменаларында хезмәт күрсәтә.
Дамир ХӘЙРТДИНОВ.
Газим ТАЛИПОВ фотосы.