КЕЧЕ ФЕРМАНЫҢ ЗУР МАКСАТЛАРЫ

Иске Яхшый авылы янында урнашкан сөтчелек фермасында эшләр җанлануы—кайчандыр төрле сәбәпләр белән таркалган объектларны тергезү өлкәсендә максатчан эш алып барылуның бер уңай мисалы.

Авыл тирәсенең бу төбәге хәзер кичләрен дә якты. Ә иң мөһиме биредә эш гөрли. Эшкуар Илшат Мәхмүтовка объектны бүгенге дәрәҗәгә җиткерү өчен күп тырышлык салырга туры килде. Фермада производство шартлары заманча. Бары да механикалаштырылган. Кул көче әлләни таләп ителми дә. Шуңа күрә биредә хезмәт салучылар да күп түгел.

Зур булмаган ферма аерым саву залы белән җиһазландырылган. Гөлфия Сәитова, Светлана Мәрданова сыерларны саву белән шөгыльләнсә, фермадагы корылмаларның көйле эшен тәэмин итү, объектны техник яктан хезмәтләндерү Азат Гыйлемшин, Илшат Шәрипов, Илназ Арслановлар иңендә. Җәй көннәрендә механизаторларга терлек азыгы хәзерләү белән дә шөгыльләнергә туры килә. Димәк, объектта хезмәт салучылар елның һәр мизгелендә эш белән мәшгуль.

Кече ферманың бүгенге нәтиҗәләре зур түгел. Биредә җитештерелгән сөт күләме әлегә центнерларда исәпләнә. Эшкуарның сөтчелек тармагы юнәлешендә эш җәелдерүенә күп вакыт үтмәде дә бит әле. Терлекчеләрдә, әлбәттә, тизрәк тонна рубежына җитү максаты.