АТ КЕБЕК ТЫРЫШ ИР-ЕГЕТЛӘР

4 Февраль, 2014 - 07:55.Авыл хуҗалыгы

Владик Апкалиев, Зәбир Әбделхакимов, Радис Фәрхетдинов “Восток” җәмгыяте терлекчелек фермасының төрле тармакларында хезмәт салалар.

Тармакның бүгенге хәле һәм киләчәге алар тырышлыгыннан тора. Мәсәлән, Зәбир Әбделхакимов җәмгыятьтә атлар карый. Ул тәрбияләгән төркемдә ун баш ат исәпләнә. Былтыр хуҗалык буенча җиде баш колын алынган. Ә Владик Апкалиевка таналар үстерү бурычы йөкләтелгән. Былтыр аның тырышлыгы белән савым сыерлары көтүе илле баш тана белән яңартылган. Әлеге вакытта уңган терлекче 45 тана тәрбияли. Радис Фәрхетдинов та терлекләр үстерү белән шөгыльләнә. Яшь категория маллар үстерү остасы тәрбияләгән төркемдә бу көннәрдә 63 баш бозау үсеп килә.

Агым судан ат кичәр, авыр эшне ир кичәр, дигәннәр бер әйтемдә.

Тармакта эш җиңел түгел. “Восток” җәмгыяте терлекчеләренең сынатканы юк. Елкы елында да ат кебек тырыш булырга аларның исәбе. Маллар санын югалтуга юл куймый продукция алу юнәлешендә армый-талмый эшләп хуҗалык икътисадын ныклы итү максаты берләштерә аларны.