КАТНАШАЗЫК КАЙДА, НИЧЕК ЯРАЛА?

Чикләнгән җаваплылыктагы “Агрохим” җәмгыятенең катнашазык җитештерү заводы ачылуы бик вакытлы булды. Былтыр Русияне Бөтендөнья сәүдә оешмасы әгъзалыгына кабул иттеләр. Дөнья базарында конкурентлашу авыр булачагын товар җитештерүче яхшы аңлый. Үсемлекчелек тармагын мисалга алыйк. Безнең шартларда бодайның кыйммәтле һәм көчле сортларыннан җилемсә микъдаре югары уңыш бик авырлык белән алына.

Ә азык-төлек бодаеның икмәк пешерүгә яраклылык сыйфатын һәм хакын нәкъ менә шул җилемсә хәл итә. Икмәк пешерү һәм сортлы он җитештерү комбинатлары чималның сыйфатына бик таләпчән. Ләкин түбән микъдарьдәге җилемсәле бодайны бетереп ташламыйк. Аңа да ихтыяҗ бар. Район территориясендә “Агрохим” җәмгыятенең катнашазык җитештерү заводы сафка кертелүе шушы мәсьәләне уңышлы хәл итүнең бер юлы булды. Хәзер инде авыл хуҗалыгы предприятиеләренә үсемлекчелек тармагы продукциясен кайда илтеп кемгә сатарга, дип баш ватасы юк.

— Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре ашлык җитештерә, терлекчелек белән дә шөгыльләнәләр. Ике тармак өчен дә отышлы булыр дип уйладык та, район үзәгендә катнашазык җитештерү заводы булдыру турында карарга килдек,—ди “Агрохим” җәмгыятен оештыручы Хәбибрахман Мазһаров.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләре “Агрохим”ның игелеген күрергә өлгергән иде инде. Җиңел авиация ярдәмендә, чәчүлекләргә химик утау үткәрү мөмкинлеге бар. Шулай ук көпчәкле махсус техника белән дә ул мондый ярдәм каүрсәтә. Кирәк икән, җир өсте кардан ачылу белән уҗым культуралары чәчүлекләрен минераль ашламалар белән тукландырырга ярдәмләшә ала. “Агрохим”ның мондый мөмкинлекләреннән безнең район хуҗалыклары гына түгел, Борай, Бакалы районнары игенчеләре дә файдаланды.

Җәмгыятьне оештыручыга килгәндә, Хәбибрахман Мазһаров бөтенләй башка тармак белгече булса да, аграр сәнәгать комплексын яхшы аңлый. Чөнки авылда эш белән чыныгып үскән. Ул отставкадагы хәрби. Чаңгы спорты мастеры. Пенсиядә булуына карамастан, энергиясе ташып тора. “Вакытны эшсез үткәрү миңа хас түгел,”—ди ул.

Хәбибрахман Мазһаров билгеләвенчә, авылда аграр бизнесны үстерү мөмкинлекләре тулы файдаланылмый. Кайчандыр колхозларда сарыкчылык фермалары бар иде. Хәзер ул фермалар урынында кура үсеп утырган бушлык. Кече эшкуарлык җәелдереп, нигә менә шушы тармакны тергезү турында уйламаска? Сарык тиресенә ихтыяҗ юкмыни? Кораллы Көчләрдәге офицерларга тун тегү өчен романов токымлы сарык тиресен чит илләрдән сатып алалар ләбаса.

Сүз юк, үз эшеңне оештырыйм дисәң, бары да җиңел генә бирелми. Бюрократия механизмы шулкадәр көчле. Кредит алырга уйласаң да, беренче карашка моның бер кыенлыгы да юк сыман. Ә эшкуар әйтүенчә, артыннан йөри башласаң, кимендә ике пар аяк киемең тузар, мөгаен.

—Менә шундый чакларда район җитәкчелеге ярдәмгә килә. Күп мәсьәләләрне район Хакимияте башлыгы Рәфил Галләмов белән бергә хәл итәбез,—ди Хәбибрахман Мазһаров.

Ә “Агрохим” заводы җитештергән продукциягә ихтыяҗ бар. Балтачта җитештерелгән катнашазык инде күрше төбәкләрдә дә танылу яулап килә. Кем өчендер хаклар кыйммәт тоелыр. Монысы инде базардагы ашлык бәясе белән бәйле. Әйе, былтыр ашлык культураларыннан түбән уңыш алынуы заводта җитештерелгән катнашазыкның үзкыйммәтендә кире чагылыш таба. Ә чимал сыйфатына килгәндә, катнашазык җитештерү заводында таләпләр сортлы он тарттыру тегермәннәрендәге кебек түгел. Монда ашлыкның дымлылыгына да, башка культуралар орлыклары белән чүпләнүенә дә карамыйлар. Барысы да эшкә ярый.

Ашлыгы булса катнашазык нигә кирәк, тегермәндә тарттырып он яса да, мал-туарыңа ашат, дияр берәү. Ашлыкны онга әйләндерү проблема түгел. Моның өчен хәзер минитегермәннәр дә бар. Ләкин андый нәтиҗә ясарга ашыкмыйк. Азыкның үзләштерелү төшенчәсе дә бар бит әле. Шәхси хуҗалыкларда, фермаларда малларга фураж онын да, печәнен дә бирәләр ул. Улагында тозы да бар. Кеше бит бер дә аш артыннан тоз ялап куймый. Шуларны уйлаганда, сыер нигә азыкның һәркайсын аерым ашарга тиеш? Ә катнашазыкның исеме үк сөйләп тора. Составында тоз, акбур, биологик кушылмалар—барысы да бар. Тавыклар өчен җитештерелгән катнашазыкка балык оны да кушалар.

—Катнашазыкның һәр партиясенә сыйфаты туры килү турында декларация алабыз,—ди Хәбибрахман Мазһаров.
Катнашазык терлек организмы тарафыннан яхшы үзләштерелүен инкарь итүче бәлмас, мөгаен. Гомумән, экструдер аша үткәрелгән ашлыкның туклылык кыйммәте ике тапкыр арта. Чөнки крахмал декстрин һәм шикәргә кадәр таркала. Ә протеин денатурациягә дучар ителә.

Әлеге вакытта смена җитәкчесе Радик Мазһаров, технолог-дозировкалаучы Илһам Зиннуров, фасовкалау операторы Анатолий Минилгалин, оператор Дамир Баметов, салкынайту операторы Азат Гаяновлар тырышлык салган заводта аена 400 тоннага кадәр катнашазык җитештерү мөмкинлеге бар.
Озакламый бу завод үсемлекчелек продукциясен эшкәртү комплексына әвереләчәк. Рапс мае җитештерү линиясе дә сафка кертелү алдында. Яз айларында Чехия белгечләре май җитештерү корылмаларын монтажлау эшләрен башкарачак. Аңа кадәр булачак линиянең электр хуҗалыгын тәртипкә китерәселәре бар.

Май сыгу линиясе сафка кертелгәч, заводка тәүлегенә кырык өч тонна чимал эшкәртәчәк. Эшкәртү калдыгы сыйфатындагы егерме җиде тонна түпнең бер өлешен катнашазык җитештерү өчен чимал итеп файдаланырга исәп тоталар. Түпне авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм шәхси хуҗалыклар да терлек азыгы сыйфатында сатып алырга теләк белдерер, мөгаен. Җитештерүнең киңәюе урындагы бюджетны тулыландыру мөмкинлеге артачагына да бер ышаныч ул.