ИНКУБАТОР—КОШЧЫЛЫК ТАРМАГЫ ДӘВАМЫ

Авыл җирендә кошчылык отышлы тармак. Кошлар ит юнәлешендәге башка малларга караганда тиз үсә. Кондициягә җиткән бер каз кошчыга уртача 1,5 мең сум акча китерә ала. Үз ихатасында кошчылык, бигрәк тә каз үстерү белән шөгыльләнергә теләүчеләргә „Мотор” җәмгыяте елның-елында ярдәм итә. Җәмгыятьнең инкубатор станциясендә чыгарылган каз бәбкәләрен күрше районнардан да килеп сатып алалар. 29нчы апрель көнендә инкубатор станциясе эшчәнлеге белән район Хакимияте башлыгы Марсель Сәүбән улы Закиров танышты.

Инкубатор станциясе стериль объект. Бирегә махсус киемсез чит кешеләргә керү тыела. Видеокүзәтү куелган. Шулай булырга тиеш тә. Чөнки очраклы вирус килеп керсә, никадәр югалту булуы ихтимал. Никадәр тырышлык? Казларны махсус катнашазык, кушылмалар белән тукландыралар. Яшәүгә сәләтле бәбкәләр тусын өчен Курач кошчылык фермасында казларга ике тапкыр вакцинация үткәрелә.

Предприятие мөдире Рәфкатъ Даутов әйтүенчә, быел инкубатор шкафына 4725 данә йомырканың беренче партиясе 23 март көнендә урнаштырылган. Ай үтүгә 2616 баш, ягъни шкафка урнаштырылган барлык йомыркаларның 55,4 процентыннан бәбкәләр чыккан. Бу начар күрсәткеч түгел. Чөнки март аенда көннәр чагыштырмача салкын. Көннәр җылынган саен „буш” йомыркалар саны кыскара. Мәсәлән, 28 март көнендә 4801 данә йомырка шкафка урнаштырылган һәм 28 апрель көнендә бу партия йомыркалардан 2903 бәбкә чыккан. Нәтиҗәлелек 60,5 процент дигән сүз. 30 апрель көнне янә 4860 данә йомырканы шкафка урнаштырдылар. Көннәр җылынгач алынган йомыркалардан бәбкәләр чыгышы 65 процентка кадәр җитә.

Инкубация катлаулы процесс. Курач кошчылык фермасында алынган йомыркаларны 11 градус җылылыкта саклыйлар. Аннары йомыркалар район үзәгендәге инкубатор станциясенә китерелә.
Йомыркаларны транспортлау да аерым таләпләргә ия. Лотокта алар бары тик вертикаль рәвештә урнаштырылган булырга тиеш. Бу яклап водитель Сергей Галиакберовка да зур җаваплылык йөкләтелгән. Ул Курач кошчылык фермасында алынган йомыркаларны, утыз километрдан артык ара үтеп, инкубаторга китереп җиткерә. Аның бар максаты—йомыркаларның ватылуына юл куймау.

Шкафлар эшкә кушылгач, станция тәүлек әйләнәсенә эшли. Биредә хезмәт салучы бухгалтер-кассир Рәвия Шәрәфиева, хезмәткәр: Таһирә Шаһаепова, Алсу Шәмсетдинова, Рәйсә Галләметдиновалар инкубация режимын төгәл үтәү өчен тырышлык сала. Шкафта 38 градус җылылык һәм 31 процент дымлылык тоталар. Ун көн үткәч, йомыркаларны ововскоптан карыйлар. Нәтиҗәдә, яралгысы булмаган йомыркалар юк ителә. Йомыркадан бәбкә чыгу процессы табигый шартларда ничек барса, монда да шулай. Утырган каз үз вакыты белән суда йөзеп керә. Шулай ул йомыркаларның тышын чылата. Инкубаторда йомыркаларны су бөркеп салкынайтып торалар. Ә 27-28көн үтүгә йомыркалардан бәбкәләр чиртә башлый. Шкафларда бәбкәләрне чыгарып җиткерү процессы башлана. 31 көннән соң бәбкәләр шкафтан тулысынча алына. Аннан соң кошчы Ольга Салимьянова, Ольга Аликаева, Елена Ахтариева, Мария Айдимирова, Рәсимә Вәлиева, Резеда Аблекаевалар эшкә кушыла. Сатылганга кадәр бәбкәләрне тәрбияләү аларга йөкләтелгән.

Инкубатордан яңа гына чыккан бер баш бәбкәне 160 сумга сатып алу мөмкинлеге бар. Арытабан бәбкәнең бәясе көн саен ике сумга күтәрелә бара. Чөнки үстерү өчен чыгымнар, кошчыларның тырышлыгы салына. Беренче атнада бәбкәләрне һәрберсен көненә 40-50 грамм исәбеннән катнашазык белән тукландыралар. Ә икенче атнада тәүлеклек тукландыру нормасы 90 граммга җиткерелә.

—Каз үстерергә теләүче өчен бәбкәләрне иртәрәк сатып алу отышлы, минемчә. Бәбкәләрне дә көз саныйлар. Әле сатып алган очракта, бәбкәдән үстереп никадәр казлар симертергә мөмкин. Вакытны күбрәк файдалану мөмкинлеге бар, дигән сүзем,—ди „Мотор” җәмгыятенең генераль директоры Рамил Шайбәков, кошчылык тармагындагы тәҗрибәләре белән уртаклашып.

Әле инкубаторда иң кызу көннәр. Атна саен диярлек бер шкаф эшкә кушыла. Ә сезон дәвамында биредә барлыгы 16 шкафтан бәбкәләр чыгарыла. Димәк, авылларда каз үстерергә теләүчеләр өчен бәбкәләрне ерактагы кошчылык фабрикаларыннан барып аласы түгел. Бу яклап „Мотор” җәмгыяте ихтыяҗны тулысынча канәгатьләндерә ала.

Җәмгыять җитәкчелегенең әлеге база территориясендә киләчәктә каз ите эшкәртү цехы булдыру максаты да бар.