ИГЕНЧЕЛӘР ӨЧЕН КЫЗУ МӘЛ

Район хуҗалыкларында урып-җыю кампаниясе тулы куәтенә бара. “Луч”җәмгыяте уңганнары да күләмле басу эшләрен оешкан төстә, югалтуларсыз башкарып чыгу өчен бар көчләрен һәм мөмкинлекләрен кушып эшлиләр.

Биредә игенне урып-суктыру, ашлыкны келәтләргә салу, арыш чәчү, туңга сөрү, алдагы ел өчен орлык хәзерләү кебек күләмле эшләр белән мәшгульләр.

Биредә ашлык суктыру эшләренә “Центральная МТС “ы хезмәткәрләре дә кушылган. “Нью Холланд” комбайнын хезмәтләндерүче Марсель Нәбиуллин 120 гектар мәйданнан ашлык суктырып алган. Комбайнчылар Радис Гамилов һәм Илфат Галинуровларлар да ашлык суктыру эшләренең уртасында “кайныйлар”.
Суктырылган ашлыкны келәтләргә ЗИЛ автомашинасында Илгиз Бәхтиев Ташлы-Елга авылындагы ындыр табагына ташый. Егерме өч ел шушы өлкәдә хезмәт салган Илгизнең тырышлыгы зур. Урак комплексын тәэмин итүче “Луч” җәмгыяте хезмәткәрләре җаваплы кампаниядә өзеклекләргә юл куймыйлар.