ИДЕАЛЬ ИГЕНЧЕЛЕККӘ ТАБАН АТЛАГАНДА

Ноу-тилл технологиясен идеаль игенчелеккә иң ышанычлы адым итеп тиңлиләр. Авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә язгы кыр эшләренә әзерлек фронтында мәшәкатьләр үсемлекчелек тармагындагы технологияләр белән бәйле. Классик технология буенча эшләгән хуҗалыкларда җир эшкәртү, чәчү техникасы ремонты өлкәсендә эшләр күбрәк.

„Правда” җәмгыяте механизаторларының бу яклап күңеле тыныч. Элекке кебек дистәгә якын агрегат комплектларлык тырмалар ремонтлыйсы юк. Ун-унбиш ел элекке хәлләр белән чагыштырганда, культиватор агрегатларының кирәклеге дә зур түгел. Соңгы елларда җәмгыятьтә язгы басуда тырма агрегатлары эшләгәнен бары тик күпьеллык үлән һәм арыш чәчүлекләрендә генә күрергә мөмкин. Культиваторларга да эш фронты зур түгел.

Җәмгыять ноу-тилл технологиясе буенча эшләүгә инде ныклап тотынды дип әйтерлек. Бу технология җәмгыятьнең авыл хуҗалыгы техникасы паркы коралланышын да үзгәртте. Ноу–тилл технологиясе җәмгыять басуларында тәҗрибә сыйфатында гына үзләштерелгән елларда „Правда” басуларында „Бастер” дип аталган бер агрегат кына эшли иде. Ә ноу-тиллдан биредә отылмадылар. Нәтиҗәләр киңәюгә дә омтылыш бирде. Былтыр камыл өстеннән чәчә торган янә бер агрегат алдылар. Монысы „Варнагромаш” заводы чыгарган СКП—2,1 чәчү комплексы. Үткән елда „Правда” басуларында арышны шушы агрегат ярдәмендә чәчтеләр. „Бастер”да, СКП—2,1 агрегаты да бүгеннән басуларга чыгарга әзер. Кирәк булган очракта куллану өчен, җир эшкәртү, чәчү техникасының калганнары да әзерлек сызыгында.