ҖИРДӘ ЭШЛӘР ӨЧЕН ТУГАН ИГЕНЧЕЛӘР БУЛГАНДА

Кояш турырак карый башлау белән, түбәдән тамган беренче тамчыларны күргәч, быел яз иртә килә дип фаразлыйбыз. Ә язның үз кәефе. Кеше ничек кенә фаразлавына карамастан, соңгы сүзне табигать әйтә. Ул иртә килсә дә, соңлабрак урнашса да игенче язгы басуда җир эшкәртү, чәчү эшләреннән читтә калмый. Җаваплы кампаниягә алдан әзер булу хәерле. „Рассвет” җәмгыятендә авыл хуҗалыгы техникасын сафка бастыру фронтында төп эшләр инде башкарылган.

Җәмгыять бу өлкәдә үзәкләштерелгән ысул буенча эшләү үзенчәлеге белән аерыла. Тракторларның, җир эшкәртү һәм чәчү техникасының төп өлеше җәмгыятьнең Иштирәк звеносы машина-трактор паркында тупланган. Биредә катлаулы булмаган агрегатларның барысын да ремонтлау мөмкинлеге бар. Тимерлек эшли. Остаханәдә шулай ук кыру станогы, эретеп ябыштыргыч кебек ярдәмче корылмалар булдырылган. Механизаторлар универсаль. Мәсәлән, Рәфис Зәйнетдинов биредә тракторчы да, тимерче дә. Ә Фәйрүз Сәлимовның төп эшеннән тыш кыру станогында эшләргә дә кулыннан килә. Менә шундый универсаль һөнәрманнар һәм Руслан Шәрәфуллин, Азат Шәрипов, Марс Тукаев, Илфат Шафиков кебек аларга ярдәмләшүчеләр булганда тырмалар ремонтын кыска тотканнар.

—Үз кулларыбыз белән ремонтлаган техника ышанычлы,—диләр игенчеләр, сафка бастырган техниканың язгы басуда сынатмаячагына ышаныч багълап.

Язгы басуда туфракка төп эшкәртү үткәрү фронтында эшнең төп өлеше дискалы тырмаларны хезмәтләндерәчәк К-700 тракторы мехазнизатор Азат Шәрипов һәм 2.0 тарту классындагы МТЗ-1221.2 тракторы механизаторы Илфат Шафиков иңнәренә төшәчәк. Авыл хуҗалыгы техникасын сафка бастыру белән беррәттән, әлеге вакытта механизаторлар алдында тракторларны техник карауга әзерләү бурычы да тора.