ҖАВАПЛЫ КАМПАНИЯ АЛДЫННАН

Элек-электән ата-бабаларыбыз җир эшкәртеп, иген үстереп көн күргән. Гади крестьянны сабан, тырмасыз күз алдына китерүе читен. Бүген исә җир сөреп, тырматып, берничә тапкыр эшкәртеп ашлык үстерү рентабельле түгел дигән уйда белгечләр. Бу фикер буш сүз түгел. Еллар дәвамында исбатланган чынбарлык.

Канада, Австрия, Америка кебек илләрдә инде күптән сабаннан баш тартканнар. Район күләмендә узган авыл хуҗалыгы буенча семинарда сүз авыл хуҗалыгында нәти җәле ысуллар куллану һәм алда торган язгы чәчү кампаниясен уңышлы үткәреп чыгу турында барды.

Киңәшмәне район Хакимияте башлыгы Марсель Закиров ачып, мөһим кампаниягә тукталды һәм сүзне районның авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Фларит Хәбиповка бирде. Фларит Әсхәт улы узган ел нәти җәләренә тулы анализ ясады. Соңгы елларда авыл хуҗалыгы корылыктан зыян күргәнен билгеләде. Эссе көннәрне озайлы яңгырлар алыштыра, ә елның шулай килүе игенче өчен зур сынау. Яңа сортлар чәчү, минераль ашламалар кертү, пай җирләрен рәсмиләштерү, машина-трактор паркын яңарту, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итү кебек мәсьәләләрне күтәреп чыкты ул. Алда— язгы чәчү кампаниясе, быел районда 40 мең гектар мәйдан җирләрне эшкәртеп, чәчү бурычы тора.

Шулай ук терлекчелектә „500 ферма” программасына „Луч”, „Богдан”, „Восток” кебек җәмгыятьләрен кертү күзаллана.
Башкортстан Республикасының Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, авыл ху җалыгы фәннәре докторы, профессор Хәлил Сафинның чыгышы күпләрдә кызыксыну уятты. Ул безнең тарафларда соңгы елларда кулланышка кертелә башлаган — ноу-тилл технологиясе хакында сөйләде. Соңгы вакытта климатның кискен үзгәрүен, озакка сузылган корылык туфракны дымсыз калдырганын билгеләде.

—Классик ысул ягулык-майлау материалларына күп чыгымнар белән беррәттән, эшче куллар да таләп итә. Ә бүген авылда механизаторларга кытлык. Классик ысул белән басуларны эшкәртү өчен 14-15 төрле операция башкарырга кирәк, ә ноу-тилл ысулын кулланганда 4-5 операция башкарып, күбрәк уңыш алырга мөмкин. Ноу-тиллның уңай яклары бу гына түгел. Бу технология белән җирне эшкәртү туфракның уңдырышлылыгын ел саен арттыра бара. Чүп үләннәре белән көрәштә дә яхшы чара ул. Классик ысулда чүп үләннәре вакланып, тагын да үрчеп китә. Бу ысул белән эшләгәндә химик эшкәртү кыйммәткәрәк төшә. Башкортстанда ноу-тилл технологиясе буенча узган елда 350 мең гектар мәйданда иген чәчелде, —диде Хәлил Мәсгуть улы.

Күп илләрне икмәк белән тәэмин иткән Канада, Австрия, Америка кебек илләрдә сабан-тырмаларны тик музейларда күрергә мөмкин дип шаярды чыгыш ясаучы. Әбҗәлил районының „Красная Башкирия”, Стәрлетамак районының „Рощинский” совхозлары күптәннән игенне нәкъ шушы ысул белән үстерәләр икән.

БР буенча „Россельхозцентр” филиалының начальник урынбасары Айрат Гарифуллин үзенең чыгышында орлыкларның авыруы хакында сөйләде. Чәчү алдыннан орлыкларны агулап утыртуның әһәмиятен аңлатты.

Семинарда БР Авыл хуҗалыгы министрлыгының азык әзерләү эше бүлегенең әйдәүче агрономы Ранис Әхмәтҗанов, „Сингента” компаниясенең баш агрономы Радик Хәмидуллин, „Байер” фирмасы вәкиле Илдар Исхаков, „Башсельхозтехника” берләшмәсенең генераль директоры Рәфил Галләмов, „Промнефть” җәмгыятенең менеджеры Нәфисә Мусина, „Россельхозбанк” ААҖның Иске Балтачтагы өстәмә офисы управляющие Илгиз Хәбибуллиннар чыгыш ясады.

Семинарның практик өлеше „Правда” җәмгыятендә үтте. Бу очраклы түгел, чөнки шушы җәмгыять басуларында ноу-тилл технологиясе буенча эшлиләр. Җәмгыять директоры Фидат Фәритов бу ысулны тирәнтен өйрәнгән, үзенең белгәннәрен чарада катнашучыларга уртаклашты.

Газим ТАЛИПОВ фотосы.
Яңа технологияләр — заман таләбе.