ФЕРМА ҮЗГӘРТЕП КОРЫЛГАЧ...

Аграр сәнәгать комплексында эшләргә теләге булганнар дәүләт ярдәме генә көтеп утырмый. Кул астында булганнары белән авыр хәлдән чыгарга тырыша, мөмкин кадәр үзгәртеп коруларга бара. “Правда” җәмгыяте Сәйтәк сөтчелек фермасында соңгы берничә ел эчендә башкарылган эшләр мисалында моны ачык күрергә мөмкин.

—Без “500 ферма” республика максатчан программасын өйрәнеп карадык. Яхшы программа. Аның үз шартлары бар. Программага керергә бәяләмә алыр өчен генә дә зур суммада акчалар салырга кирәк. Буй җитмәслек биеклеккә үрелмик әле, дидек тә гамәлдәге ферманы үз көчебез белән үзгәртеп корырга булдык,—ди җәмгыять директор Фидат Фәритов, эшләрнең нәтиҗәсеннән канәгать булып.

Искегә тисәң—исең китәр, дигән әйтем дә бар бит әле. Үзгәртеп корганчы Сәйтәк сөтчелек фермасының кирпечтән төзелгән торагы ярым җимерек хәлгә төшкән иде.

Ферманы ремонтларга Агыйдел шәһәреннән төзүчеләр килгәч бу объектка тотынырга базнат итмәгәннәр.

—Бу абзарны ремонтлауга караганда, сүтеп, урынына яңаны төзү генә авыр хәлдән коткара алыр,—дигәннәр дә, борылып кайтып киткәннәр.

Нәтиҗәдә, ферманы үзгәртеп коруга урындагы төзүчеләргә тотынырга туры килгән.

—2011 елда абзарның түбәсен алыштырдык. Зур акчалар салып мең данә шифер сатып алырга туры килсә килде. Безнең өчен бинаның эченә су үтеп керүне туктату барыннан да кадерле иде,—ди Фидат Фәритов, үзгәртеп коруларга тотынган көннәрне исенә төшереп.

Арытабан үзгәртеп кору дәвам итә. Элекке котельная урынында хәзер ферманың фураж оны тарттыргыч тегермәне. Шунда ук 500 центнер ашлык саклау мөмкинлеге бар. Абзар эчен бүлеп яшь бозаулар өчен урын ясыйлар. Сыерларны саву өчен аерым зал да пәйда була. Сүтүткәргеч сузыла. Бер бүлмәдә сөт салкынайткыч танк урнаша. Ике мең литр сөт сыешлы бу танкны лизинг исәбенә сатып алалар.

Элекке төп абзарда сыерлар берничә сәгать дәвамында гына булып ала. Биредә алар савыла һәм “Хозяин” төрендәге бутагыч ярдәмендә әзерләнеп улакларга салынган катнашазык ашый. Малларның тизәген көрәкле трактор абзар эченнән эттереп махсус урынга чыгара.

Фермада маллар торагы ролен икенче бина үти. Монысын себер аграрийлары тәҗрибәсен өйрәнү нәтиҗәсендә булдырганнар.

Элекке атлар абзарын сөтчелек фермасы территориясенә күчереп төзегәннәр. Тактадан ясалган 42х9 метр зурлыгындагы бина. Идән урынында саламнан түшәлгән калын катлам. Ферма территориясендә 42х7 метр зурлыгында тактадан ясалган янә бер бина бар. Монысы ташлаткан сыерлар торагы. Ул гына түзел фермада суүткәргеч тә яңадан салына. Үзгәртеп коруга миллион ярым чамасы сум чыгымнар салганнар.

Хәзер инде Сәйтәк сөтчелек фермасы авыл хуҗалыгын индустрияләштерүгә кадәрге крестьян ихатасы кебек түгел, ә цивилизацияле авыл хуҗалыгы предприятиесен хәтерләтә.

Ферманың сөтчелек тармагында тарту көче сыйфатында атлар файдаланылмый. Бу тармакта җиде кеше: бер мөдир, ике механизатор, ике терлекче һәм ике савучы эшли. Тырышлыкның нәтиҗәсе дә бар. 2005 елның бу көннәрендә фермадан эшкәртүгә егерме литр сөт җибәрелгән. Әлеге вакытта җәмгыять көненә бер тонна сөт сата. Шул ук елның гыйнвар аенда фермада 33 мең сумлык электр энергиясе файдаланылган. Хәзер файдаланылган электр энергиясе күләме моңардан берничә тапкыр түбән.

Терлекчеләр үзләре дә нәтиҗәләрдән канәгать. Бу бигрәк тә хезмәт хакы күләмендә чагыла.

Үзгәртеп кору нәтиҗәсендә рентабельле эшләүгә ирешү мөмкинлекләре белән “Правда” җәмгыяте шушы көннәрдә район киңәшмәсендә уртаклашты.