Ә КОЯШНЫҢ ҮЗ ВАКЫТЫ...

“Мотор” җәмгыятендә авыл хуҗалыгы техникасын күптән сафка бастыру мөмкинлеге бар иде. Ләкин җәмгыятьнең югары җитәкчелеге эш сәгатен нәтиҗәлерәк файдалану максатында, ремонт эшләрен соңгарак калдырды. Бер карасаң дөрес тә. Чөнки кышын җәйге вакыт буенча яшәү бер генә дә авыл эшчәне файдасына түгел. Көн яктыра башлаганда инде төшке аш сәгате якынлаша. Ә иртәнге тугыз сәгатьтә эшкә килеп, тышта торган культиватор, чәчкеч янында нинди эш майтарасың? Караңгы.

Инде көн озынлыгы беркадәр сизелә. Җәмгыятьнең машина трактор парклары остаханәләрендә эшләр җанланды.
—Язгы басуга дым каплату һәм уҗым культуралары басуларын һәм күпьеллык үлән чәчүлекләрен тырмату эшләренә җиде агрегат чыгарырга планлаштырабыз. Тырмалар һәм аларны таккычларның ремонт эшләрен төгәлләдек. Культиватор, чәчкечләр ремонты артык мәшәкатьләр таләп итми,—ди агроном Рәшит Сәхипов.
Тырмалар ремонтын кызу тоткан Рәсих Җиһануров, Сергей Голдин кебек уңганнар бүген эшсез тормый. Механизатор Әлфрит Абдуллин бу көннәрдә чәчкеч ремонтына тотынды. Әйе, хуҗалык буенча биш агрегатның берсен ул хезмәтләндерәчәк. Ярдәмчесе Данис Хафизовка да ремонт фронтында эш җитәрлек.
Җәмгыятьтә тракторлар ремонты белән генә эш беркадәр катлаулырак тора. Чөнки биредә механизаторларга кытлык күзәтелә. Алты берәмлек ДТ-75, ике берәмлек Т-150 тракторын сафка бастырасылары бар.
Ремонт ремонт белән. Техника сафка басар. Ике мең гектар чамасы мәйданда дым да каплатылыр. Игенчене барыннан да бигрәк карсыз кышның дәвамлы салкыннары нәтиҗәләре борчый. Юка “юрган” астында уҗым культуралары утыз градустан түбән салкыннарга түзә алдымикән?
Линат Зиннуров, Рөстәм Галимов, Рәсих Җиһануровлар эш сәгатен нәтиҗәле файдалана.
Газим Талипов фотосы.