ЧЕЛЛӘ— СЫНАУ МӘЙДАНЫ СЫМАН

„Балтач” муниципаль- унитар авыл хуҗалыгы предприятиесендә моңа кадәр, авыл хуҗалыгы техникасы паркындагы проблемаларга бәйле, терлек азыгы хәзерләү өлкәсендә беркадәр кыенлыклар кичерәләр иде. Былтыр нәкъ шулай булды. Сусыл азыкларны соңлап хәзерләделәр. Чөнки былтыр „Фәрит Сафин индивидуаль предприятиесе” техникасы, эштән бушаганнан соң, август аенда гына бирегә ярдәмгә килеп җиткән иде.

—Ай-һай-һай, ул көннәр. Клевер сабаклары төрле якка сөрлеккән. Өстәвенә, яшел масса уңышы да калын. Былтыр биредә сенаж хәзерләү түземлегемне нык сынады. Яшел масса уңышын көч-хәл белән җыеп алган идек,—дип хәтерли ул чактагы „Фәрит Сафин индивидуаль предприятиесе” механизаторы Дамир Сафин.

Бүген ул „Балтач” муниципаль-унитар авыл хуҗалыгы предприятиесенең үз техникасын хезмәтләндерә. Күптән түгел предприятие „Полесье-280” төрендәге урып-ваклаткыч сатып алды. Нәтиҗәдә, яшел уракчыларның терлек азыгы хәзерләү фронтында читтән ярдәм килгәнен көтеп сарыга сабышкан көннәре артта калды. Предприятиедә сусыл азыклар хәзерләү эшләренә тотынганга инде ике атнага якын. Бары тик ягулык-майлау материаллары ягыннан гына эштә тоткарлыклар булгалый. Ваклатылган яшел массаны басудан фермага ташуда механизатор Әниф Вәлиев, Нәскатъ Суфиянов, Финат Вәлиев өлгерлек күрсәтә.

—Яңа техниканың куәтенә карата сүзем юк. Ләкин эшләп җиткерелмәгән урыннары бар. Яшел урак җәйге челләдә бара бит. Кояш кыздыра. Эшләгән техникадан да эссе бөркелә. Кабинада түзәрлек түгел. Форточкаларны ачсаң кигәвеннәр комачаулый. Шушы техникага кондиционер куеп чыгарсалар эшләргә әлләникадәр уңайлы булыр иде,—ди механизатор Дамир Сафин, җәйге эсседә эшләүнең кыен якларын исәпкә алып.

Сүз юк. Күләгәдә утыз градустан югары эссе. Өстәвенә, кигәвен, черкиләр явы... Авыл кешесе никадәр түземле. Үзе тырышмаса, аңа беркем китереп бирми. Ә басуларның уңышына зарланырлык түгел. Соңгы берничә көндә эссе куырса да, яз ахыры— җәй башындагы яңгырларның уңай нәтиҗәсе бар сыман. Предприятиенең кәҗә үләне үскән бер басуына бу көннәрдә күз салсаң, печән төргәкләренең исәбенә чыгарлык түгел. Штәнде сөтчелек фермасының азык ихатасында былтыргы запас та бар әле. Печән быел да мул булмакчы. Терлекчелек тармагына махсуслашмаган авыл хуҗалыгы предприятиеләренең кайберләре дә „Балтач” МУАХПенә печән китерә.

Әлегә планлаштырылган 790 гектар күпьеллык үлән басуларының 150 гектар мәйданыннан яшел масса уңышы җыеп алынган. Кышкы чорда терлекчелек тармагы нәтиҗәлелеген тәэмин итү өчен „Балтач” МУАХПенә 1600 тонна— печән, 2000 тонна сенаж хәзерләү таләп ителә.