БУ КЫРЛАРДА КҮПМЕ СОРТЛАР СЫНАЛГАН

Балтач дәүләт сорт сынау участогы басуларында туфрак иртә өлгерә. Җирләр тигез. Кояш та биредәге кырларга җылысын юмартрак өләшә сыман. Предприятие игенчеләре быел да язгы кыр эшләрен районда беренчеләр исәбендә башлап җибәрде.

Туфрак өлгергәнен түземсезлек белән көтеп алган механизатор Ахунҗан Мусин майның беренче көннәрендә үк, ярдәмчеләре Зөлфәт Гарифуллин һәм Пётр Фәтхлисламов белән, басуларга СЗ-5,4 агрегатын алып чыкты. Күпьеллык үлән чәчүлекләренә минераль ашламалар кертә башладылар. Ул арада арыш, уҗым бодае урнашкан кырларда да туфрак өлгерде. Күптән үз эшенең остасы буларак танылган игенчеләр бу басуларда да эшне кыска тотты. 7 май көнендә кичке сәгатьләрдә чәчүлекләрне минераль ашламалар белән тукландыруны төгәлләделәр.

—Иртәгәдән эшнең тагын да җаваплырагы көтә. Чәчү эшләрен башлап җибәрергә исәп тотабыз,—дигән иде, утыз сигез ел гомерен игенче хезмәтенә багышлаган механизатор, Ахунҗан Мусин басуда әңгәмәләшкән чакта. Ә механизатор Леонард Мөбәрәков ул минутларда язгы культуралар урнаштырыласы кырларда чәчү алды культивациясе үткәрә иде.

Язгы басуда игенче башкарган эшнең барысы да җаваплы. Гыйльми тикшеренүләр алып барылган кырларда бигрәк тә. Чөнки биредә хезмәт салучыларга авыл хуҗалыгы культуралары сортларын сынау эше йөкләтелгән. Предприятие орлыкчылык белән дә шөгыльләнә. Сыйфатлы орлык үстереп алу игенче тырышлыгыннан күп торганлыгын биредә хезмәт салучылар яхшы аңлый.

Участок басуларында эш күп. Башта игенчеләр производство өчен билгеләнгән басуларда чәчү эшләрен башкарачак. Аннары участок хезмәткәрләре алдында сынаулар үткәреләсе түтәлләрдә авыл хуҗалыгы культуралары сортларын урнаштыру бурычы тора.