БЕРЕНЧЕ ТАБЫШ ЗУР ЭШЛӘРГӘ НИГЕЗ БУЛСЫН!

Иске Балтач авылында яшәүче Ралина һәм Дамир Шакировлар 2012 елда малтабарлык белән шөгыльләнү хыялларын тормышка ашырырга уйлыйлар. „Ният гамәлдән артык”, — ди халык мәкале. Бизнес-план төзеп БР Авыл хуҗалыгы министрлыгына тапшыралар. Нәтиҗә озак көттерми. Бүген инде Шакировлар хезмәтләренең беренче табышларын күрә башлаган.

Башлап фермерлык белән шөгыльләнүчеләргә ярдәм күрсәтү федераль максатчан программасында катнашу өчен Шакировлар башта 170 мең сум күләмендә үз средстволарын кулланып эш башлый. Программа шартларына ярашлы, түләүсез файдалануга бирелгән бер миллион биш йөз мең сум күләмендә дәүләт ярдәме 25 кара-чуар токымлы башмаклар һәм МТЗ-82 тракторы сатып алуга тотыныла. Малтабар белән БР Авыл хуҗалыгы министрлыгы арасында төзелгән килешүгә ярашлы, техника биш ел дәвамында кулланылышта булырга һәм бу вакытта терлек санын киметүгә юл куелмаска тиеш.

Шакировлар гаиләсе эшне әти-әниләре, туганнары белән киңәшләшеп башлый. Терлекләрне туган авыллары Иске Янбайда үз көчләре белән төзегән бинага урнаштыралар. Фәния һәм Мөдәрис Шакировлар фермерлык белән шөгыльләнергә ниятләгән улларына әлеге вакытта зур ярдәм күрсәтәләр. „Башмаклар үрчем бирә башлады. Яшь бозаулар — әти-әни карамагында. Аларга да, өйдә балаларны тәрбияләүне үз өстенә алучы тормыш иптәшемә дә рәхмәт: әлеге адымымны аңлап кабул иттеләр, булышалар”, — ди Дамир Мөдәрис улы. Күмәк көч тау актарыр: гаилә бердәмлеге малтабарлык эшенең арытабан үсеш алуына ышаныч бирә.

„De LAVAL” стационар саву корылмасы берьюлы өч сыерны саварга сәләтле. Моның өчен терлекләрне махсус бүлмәгә кертәбез.

Әлеге вакытта урындагы май заводына тәүлегенә 80 литр сөт тапшырабыз. Завод ике атнага бер исәп-хисап ясый, бик уңайлы. Сөтнең хакы да калган төбәкләр белән чагыштырганда канәгатьләнерлек”, — дип сөйли фермерлык белән шөгыльләнүче райондашыбыз. Терлекчелек тармагы һәрдаим игътибар, хуҗаларның тәүлек әйләнәсенә тырышып эшләүләрен таләп итә торган өлкә. Дамир Шакиров язны алдагы кышка мал азыгы хәзерләү хәстәрләре белән каршылый...

Уңганнарның беренче адымнары, әлегә кечкенә булып тоелган табышлары алда зур эшләргә нигез булсын!