БАСУЛАРДА ТУФРАК ӨЛГЕРГӘНЕН КӨТКӘН ЧАК

Яз башындагы җылы көннәргә сөенгән идек. Ә апрель ае бер дә уңайлы һава шартлары белән куандырмады. Моңа игенчеләр аеруча борчыла. Соңгы ун— егерме елда бу мәлне районның аерым хуҗалыкларында басу эшләренә кул салынган була иде. Быел басуларда туфрак өлгерерлек һава шартлары урнаша алмый әле. Агротехник срокларга сыю максаты белән кырларда хезмәт салган игенчене май ае тиргә нык төшерер, мөгаен.

„Луч” җәмгыятенең Түбән Сикияз звеносы басуларында 500 гектарда язгы чәчү үткәрү эшләре планда тора. Звено җитәкчесе Рәис Зарапов билгеләвенчә, 190 гектарда арыш урнаштырылган, туфрак өлгерү белән 300 гектарга якын мәйданда дым каплатасы бар.

—Һава шартлары ягыннан мөмкинлек булу белән өч агрегат дым каплату эшләренә тотыначак. Тырма агрегатларына эш күп. Күпьеллык үлән басуларын да, арыш чәчүлекләрендә дә аларны эш көтә,—ди звено җитәкчесенең техника буенча ярдәмчесе Хәким Шәехов, алда торган эшләр турында әңгәмәгә кушылып.
Техника әзер. „Луч” җәмгыяте трактор паркы, график нигезендә, беренчеләрдән булып дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе белгечләре тарафыннан каралып бәһаланган иде.

Җир эшкәртү, чәчү техникасы да әзерлек сызыгында. Һәр механизатор язгы кырда үзенең нинди эш башкарачагы турында хәбәрдар. Мәсәлән, Газнәви Шәйхуллин дым каплату эшләрен төгәлләү белән, тракторына чәчү агрегаты тагачак. Чәчү агрегатларын хезмәтләндергән механизатор Рәфит Рәхимов, Тәфкил Хәйруллин, Салават Вәлинуровларга да хуҗалык басуларында авыл хуҗалыгы культураларын урнаштыру эшләрендә кайнарга туры киләчәк.

Дискалы тырмаларны хезмәтләндерәчәк Миңнехан Галиханов, Роберт Галимов, Фирдус Мөхәмәтдиновлар да, шулай ук, туфракка чәчү алды культивациясе үткәрәчәк. Илдар Фаманов чәчү агрегатлары эшендә тоткарлык булдырмас өчен язгы басуда ял белми эшләргә әзер.