БАЛТАЧЛЫЛАР КАУДАРЛЫГЫ ЯЗГЫ БАСУДА КҮРЕНӘ

Үткән елны 28 апрель көнендә районда басу эшләренә башлап кул салынган иде. Ә быел бу көнгә инде орлыкларны җиргә салу мөмкинлеге дә туды.

Бүген районның җиде хуҗалыгында дым каплату эшләре гөрли. Хуҗалыклар күпьеллык үлән, арыш чәчүлекләр чәчүлекләрен тырмату һәм минераль ашламалар белән тукландыру эшләрен дә алып бара.

„Луч” җәмгыятенең Тутагач звеносында инде чәчү агрегатына да эш фронты булдырдылар. Механизатор Наил Арсланов тәүге 36 гектарда чәчү алды культвациясе үткәрде. Иртәгә механизатор Илдар Фаманов басуга чәчү агрегатын алып чыгып, эшкә керешәчәк.
Җәмгыять басуларында дым каплату эшләре дәвам итә. Механизатор Газнәви Шәйхуллин, Феликс Демьянов, Ринас Арлановлар эшне кыска тоту өчен тырышлык сала.

„Луч” җәмгыяте игенчеләре 2590 гектарда язгы чәчү үткәрәчәк.
Район Хакимиятенең авыл хуҗалыгы начальнигы Фларит Хәбипов билгеләвенчә, быел районда язгы кыр эшләре фронтында хәлләр күпкә яхшы. Язгы кампаниядә район кырларында 36800 гектарда авыл хуҗалыгы культуралары урнаштырылачак. Былтыр туңга сөрелгән басулар киңлеге бик чамалы иде. Быел район басуларында дым каплатасы мәйданнар ун мең гектарга якын.

Шулай ук хуҗалыкларның орлык яңарту өлкәсендә быел башка еллар белән чагыштырганда нәтиҗәле эшләве өметләр өсти. Бүгеннән хуҗалыкларда 350 тонна минераль ашламалар запасы бар. Ә ягулык-майлау материаллары проблемасы юк. Һава торышы ягыннан да уңай шартлар урнашты.