АВЫЛДА ТЕРЛЕКЧЕЛЕКТӘН ТЫШ ЧЫГАНАК ЮК

Соңгы елларда хезмәт базарында вакансияләр күбрәк булган саен кеше ныграк сайлана. Ир-атлар, бигрәк тә. Бүген ир-егетләр арасында ферма мөдире дилбегәсен кулына алырга риза булучыларны очрата алмассың, мөгаен. Соңгы бер ел эчендә „Балтач” муниципаль унитар авыл хуҗалыгы предприятиесенең Штәнде сөтчелек фермасын Мәрьям Әхмәтова җитәкли.

Һөнәре буенча Мәрьям ханым медицина шәфкать туташы. Ләкин ул:”Медицина өлкәсе хезмәткәре була торып авыл хуҗалыгы тармагына эшкә бараммы соң?”—дип масая торганнардан түгел. Бу өлкәдә ул инде ярыйсы тәҗрибә туплаган урта звено җитәкчесе.

Мәрьям Әхмәтова чыгышы буенча Аскын районы Иске Кара авылыннан. Туган авылыннан Штәндегә күченеп килгәнче “Танып Агро” җәмгыяте терлекчелек комплексында хисапчы-лаборант, ана терлекләрне ясалма орлыкландыру белгече булып эшләгән.
Штәнде сөтчелек фермасына да ул ана терлекләрне ясалма орлыкландыру белгече сыйфатында эшкә килгән булган.

—Документация эше үземә таныш. Файдаланучы сыйфатында компьютерда да эшли алам (Штәнде сөтчелек фермасында производство процессы компьютер технологияләренә корылган). Моннан бер ел элек предприятие дирекциясе ферма мөдире вазифасын тәкъдим иткәч, баш тартмадым,—ди Мәрьям ханым, үзенең хезмәт биографиясе белән таныштырып.

Бүген аның кул астында эшләгән ферма күтәрелеш чоры кичерә. Моннан ай ярым чамасы элек Штәнде сөтчелек фермасының нәтиҗәлелеге бик түбән иде. Ул чакта ферма тәүлегенә алты центнерга якын сөт җитештерсә, инде көнлек тулай савым 1,5 тоннадан арткан. Сыерларның үрчем китерүе дәвам итә. 25 марттан соң ун көн эчендә утызга якын бозау алынган.

Штәнде сөтчелек фермасына барсаң, биредә хезмәт салучылар арасында күп авыллар вәкилләрен очрыйсың. Әйе, ярымвахта ысулы белән эшләүчеләр дә бар. Эшче кулларга кытлык чагылышы дигән сүз түгел бу. Штәнделеләр, әрдәгешлеләр, шулай ук Аскын районы авылларыннан йөреп эшләүчеләр ферманың бердәм коллективы.

—Башка авыллардан йөреп эшләүче терлекчеләребез сменаның эш сәгатьләренең һәр минутында фермадалар. Ашханәне эшкә кушып аларны тукландыруны оештырдык,—ди ферма мөдире, эшне оештыруның үзенчәлекләре белән уртаклашып.

Мәрьям Әхмәтова һәрвакыт күтәренке рухта.
Газим Талипов фотосы.