АВЫЛДА ҺӘР МАКСАТ ТОРМЫШНЫ НЫГЫТУГА ЮНӘЛТЕЛЕРГӘ ТИЕШ

Республика Хөкүмәте аппараты җитәкчеләре ел башында урыннарга чыгып төп тармаклар эшчәнлеге белән таныша, үткән елдагы эшчәнлеккә йомгак ясап, алдагы чорга бурычлар билгели.

Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Эрнст Исаев җитәкчелегендә министрлык, идарәлекләр башлыкларыннан торган төркем 28 гыйнвар көнендә безнең районга эш сәфәре белән килде.

Район Хакимияте башлыгы Рәфил Галләмов озатуында Республика җитәкчеләре “АгроПрофи” җәмгыятендә булганда Магашлы Алмантай сөтчелек фермасы терлекчеләре “500 ферма” республика программасына кереп, объектны үзгәртеп корып, яңача шартларда эшләү теләген белдерделәр. “Луч” җәмгыятенең Тутагач сөтчелек фермасында яшь терлекләр өчен торак төзү проблемасы күтәрелде. Республика җитәкчелеге “Балтач” муниципаль унитар авыл хуҗалыгы предприятиесенең Штәнде сөтчелек фермасында “500 ферма” максатчан программасына ярашлы объект төзелешендәге эшләр барышы белән дә танышты.

—Республиканың барлык хуҗалыкларында да менә шундый үрнәктәге терлекчелек объектлары күрәсе килә,—диде Республика Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары Эрнст Исаев, Удмурт Республикасыннан килеп төзелеш эшләре алып барган подрядчы оешма хезмәткәрләренең тырышлыгыннан канәгать булып.

Әлеге вакытта төзүчеләр ферманың саву залында монтаж эшләре белән мәшгуль. Объектны 15 февральгә файдалануга тапшырырга исәплиләр. Төзелеш эшләре 46 миллион сумга төшкән. Республика җитәкчелеге билгеләвенчә, бу чагыштырмача арзан сумма. “500 ферма” программасын тормышка ашыру юнәлешендә Башкортстан Удмурт Республикасы төзүчеләре белән арытабан да хезмәттәшлекне өзмәскә исәпли.

—Мондый фермаларда һәр сыердан елына, кимендә, ун мең килограмм сөт алынырга тиеш,—диде Эрнст Исаев, урындагы җитәкчеләргә бурычлар куеп.

Арытабан Республика Хөкүмәте вәкилләре районның оешма, предприятиеләре, җитәкчеләре, белгечләре белән очрашты.

Премьер-министр урынбасары билгеләвенчә, республиканың аграр сәнәгать комплексындагы уңышлар авыл хуҗалыгы тармакларында эшләр дөрес юнәлештә алып барылу, “500 ферма”, “Гаилә сөтчелек фермаларын үстерү” кебек программалар тормышка ашырылуы, үсемлекчелектә һәр гектар исәбенә субсидияләр бирү кебек дәүләт ярдәме күрсәтелү нәтиҗәсендә ирешелгән. Шул ук вакытта республика буенча орлыкчылык өлкәсендә эшлиселәр бар, мелиорация тармагын үстерү, авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңартуны дәвам иттерү, сөтчелек тармагының табыш өлешен арттыру, кооперацияне үстерү, биокалдыкларны урнаштыру кебек мәсьәләләрне хәл итү бурычлары тора.

Боларны хәл итү юллары Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министры Николай Коваленко, аның беренче урынбасары Азат Җиһаншин, Экология һәм табигатьтән файдалану министры Илдар Хадыев, Ветеринария идарәлеге начальнигы Вәкил Буранбаев, “Россельхозбанк”ның Башкортстан төбәк филиалы директоры Ирек Мөхәмәтдинов чыгышларында билгеләнде.

Урындагы авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен борчыган мәсьәләләр дә күп.Республиканың төньяк зонасында мал сую цехы булдырып булмыймы? Үткән елның җәй айларында үсемлекчелек тармагына корылык китергән зыян каплатылырмы? “Авыргазы дуңгызчылык комплексы” җәмгыятенең Сәйтәктәге бүлекчәсенең алдагы язмышы да борчый...

Киңәшмә ахырында районның аграр сәнәгать комплексында үрнәк күрсәткән һөнәрманнарга Русия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгынң Мактау грамотасы һәм Рәхмәт хатлары тапшырылды.

“Правда” җәмгыяте директоры Фидат Фәритов, “Мотор” җәмгыяте баш агрономы Рәшит Сәхипов, Куйбышев исемендәге кооператив механизаторы Айдар Муллануров шушы бүләкләргә лаек булдылар.

Тирә-як мохитне саклау елына йомгак ясау уңаеннан, “Стройкерамика” җәмгыяте директоры Радим Әхкамовка һәм эшкуар Артур Гыйльвановка, үткән ел агымында табигатьне саклау өлкәсендә башкарган эшләре өчен БР Экология һәм табигатьтән файдалану министрлыгының Мактау грамоталары тапшырылды.