АВЫЛ ХУҖАЛЫГЫНДА ЕЛНЫҢ ҺӘР МИЗГЕЛЕ ИМТИХАН

2013 ел район тарихына муллык елы буларак кереп калыр. Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрылыгының үсемлекчелек һәм мелиорация эшендә прогрессив технологияләр бүлеге начальнигы Ирек Искәндәр улы Чураков районыбызның аграр сәнәгать комплексы хезмәткәрләре алдынгыларын хөрмәтләү тантанасында ясаган чыгышында билгеләвенчә, республика игенчеләре табигать сынаулары алдында бөгелеп төшмәде.

Әле корылык, әле дәвамлы яңгырлар шартларында хезмәт салып, барыбер, максатка ирешү карарында нык торган республика игенчеләре 2,2 миллион тонна ашлык, 1,8 миллион, 240 мең тонна көнбагыш уңышы җыеп алып азык-төлек иминлеген тәэмин иттеләр. Республикада күп төрле дәүләт программалары уңышлы рәвештә тормышка ашырылуы да аграр сәнәгать комплексын үстерүгә булышлык итә. Ел агымында федераль һәм республика бюджетларыннан Башкортстанда авыл хуҗалыгы тармакларын яклау максатлары өчен 5,3 миллиард сум күләмендә акча бүленгән. Аграр сәнәгать комплексында техник коралланышны яңарту, яңа үрнәктәге терлекчелек объектлары төзү эшләре киң колач белән дәвам итә. Республикада аграр сәнәгать комплексын үстерү программалары уңышлы рәвештә тормышка ашырылуы белән чит төбәкләр кызыксынуы да куанычлы хәл. Безнең районның аграр сәнәгать комплексы да шушы уңышларның бер өлеше.

Чынлап та шулай, район Хакимияте башлыгы Рәфил Галләмов билгеләвенчә, республика күләмендә үткән аграр сәнәгать комплексы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләрен хөрмәтләү тантанасында безнең район республика Хөкүмәте Дипломы белән бүләкләнде.

—Авыл эшчәннәренең быелгы эшчәнлегенә “биш”ле,—диде район Хакимияте башлыгы Рәфил Галләмов, тантана хуҗаларының алдагы эшләрендә уңышлар теләп.

Быелгы бәйрәм “Луч” җәмгыяте баш инженеры Рәис Галихановка, “Правда” җәмгыяте хисапчысы һәм заправкалау операторы Рифат Гыйльмияров, “Балтач” МУАХП тракторчы машинисты Наил Насыйров, “Россия” җәмгыяте тракторчы-машинисты Рөстәм Сәфәргалиев, “Восток” җәмгыяте ветеринария врачы Рәшит Сәфәров, Куйбышев исемендәге кооператив савучысы Фәүрия Солтаншина, “Рассвет” җәмгыяте терлекчесе Фатыйхҗан Шәйхетдиновларга аеруча куаныч алып килде. Шушы тантанада алар Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. Алар белән, беррәттән, һәр тармактан һөнәр осталыгында “Чемпион” исеменә лаек булучылар, шулай ук хуҗалыклар буенча йөздән артык хезмәт алдынгысы район Хакимиятенең истәлекле бүләкләренә лаек булдылар.

Ә хуҗалыклар арасында хезмәт ярышында, район Хакимиятенең 22 ноябрь көнендәге 1276/II санлы карарына ярашлы, агымдагы тугыз айлык йомгаклар буенча, чагыштырма гектар исәбенә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү нәтиҗәләре буенча “Луч” җәмгыяте беренче урынга чыкты. “Россия” җәмгыяте— икенче, Куйбышев исемендәге кооператив һәм “Дилмиев индивидуаль предприятиесе” өченче урында.

Үсемлекчелек продукциясе җитештерү һәм сату нәтиҗәләре буенча “Мотор”, “Правда” җәмгыятьләре, “Балтач” МУАХП беренче, икенче һәм өченче урынга чыктылар.
Хезмәт алдынгыларына бүләкләргә кушып район мәдәният сарае үзешчән сәнгать осталары һәм төрле смотр-конкурсларда җиңүчеләр музыкаль күчтәнәчләрен җиткерде.